Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:56

Германия һәм Франция башлыклары: Грециягә ярдәм кирәк


Германия һәм Франция башлыклары, Европа валютасы бәясен югалтуны булдырмас өчен, Грециягә ашыгыч рәвештә янә ярдәм кирәк, дип саный.

Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Франция президенты Николя Саркози бу хакта Берлинда үткән сөйләшүләрдән соң булган матбугат очрашуында әйтте. Әлеге ике башлыгы Афинага булачак ярдәмне килештерү өчен Европа Берлегенең хосусый инвесторлардан да ярдәм көтүен ассызыклады.

Җомга бу хәлләргә кадәр, Грециядә бюджет чыгымнарын киметүгә каршылык белдерүчеләрнең ризасызлыгын киметү өчен, хөкүмәттәге үзгәрешләр хакында хәбәр ителгән иде.

XS
SM
MD
LG