Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:36
Нефть урлау һәм керемнәрен канунсыз рәвештә рәсмиләштерүдә гаепләнеп 13 елга иректән мәхрүм ителгән Михаил Ходорковский Карелиянең Сегежа шәһәрендәге колониягә китерелгән.

Бу хакта “Интерфакс”ка Федераль җәза үтәтү хезмәтендәге чыганак белдергән. Әлегә бу хакта рәсми белдерү юк.

Адвокат Наталья Терехова әйтүенчә, “Матросская тишина” тикшергәндә ябып тору урыны җитәкчелеге Ходорковский хатынына иренең кая җибәрелүе турында белдерү кәгазе җибәргән. Әмма бу язу әле барып җитмәгән.

Узган шимбәдә ЮКОСның элекке башлыгы алга таба җәза урынына җибәрелү өчен Мәскәүдән Вологдаданың тикшергәндә ябып тору урынына китерелгән иде.

XS
SM
MD
LG