Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак торна” төрки бергәлекне ныгытыр


Әсхәр Кәшфуллин
Әсхәр Кәшфуллин

Башкортстанда әдәби иҗатчыларның “Ак торна” исемле яңа халыкара бәйгесенә башлангыч бирелде. Ул бәйге төрки телле шагыйрьләрнең әсәрләрен тәрҗемә итүчеләр арасында оештырыла.


“Ак торна” халыкара иҗат бәйгесен Башкортстан мәдәният министрлыгы белән Башкортстан язучылар берлеге идарәсе берлектә тәкъдим итте. Аңа йомгак быел көз айларында ясалачак. Әлеге иҗади ярышмага теләге булган һәммә каләм әһеле кушыла ала. Бәйгенең максаты – төрки телле әдипләрне дөньяга таныту һәм төрки телле әдәбиятларны бер-берсенә тагын да ныграк якынайту.

Татар һәм башкорт әдәбиятларында тәрҗемә итү проблемасы күптән яшәп килә инде. Хәтта аны мәңгелек проблема дисәң дә була. Чөнки татар әдәбиятында да, башкортныкында да тәрҗемәчеләр җитешми. Элекке елларда да бу шулай иде. Хәзер дә яшьләр бик авыр саналган бу өлкәгә килергә, анда хезмәт итәргә ашкынып бармый.

Башкортстан каләм әһелләре “Ак торна” бәйгесе игълан ителүен хуплап каршы алды һәм ул тәрҗемәчеләрне киләчәк эшчәнлеккә, иҗатка дәртләндерер дип уйлый. Шушы ук фикергә Башкортстандагы танылган татар шагыйре Әсхәр Кәшфуллин да кушыла. “Тәрҗемәчеләрне югары уку йортлары филология факультетларында махсус әзерләү дә зыян итмәс иде. Ә “Ак торна” бәйгесенә килгәндә, аны зур эшнең изге башлангычы дип кабул итәбез”, ди ул.

Татар шагыйре Әсхәр Кәшфуллин Уфада игълан ителгән төрки телле шагыйрьләр әсәрләрен тәрҗемә итү халыкара бәйгесе хакында матбугат чаралары да көне-төне сөйләп торсын, аны һәммә иҗатчы ишетсен, белеп торсын һәм бәйгегә кушылсын иде дигән теләктә.
XS
SM
MD
LG