Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:11

Башкортстандагы киң билгеле татар шагыйре һәм мәгърифәтчесе Гали Чокрыйның (Мөхәммәтгали Киеков) тууына 17 июньдә 185 ел тулды. Шушы уңайдан аны искә алу чаралары башланды.


Быел Гали Чокрыйның улы Гарифулла Киековның тууына да 150 ел тулды. Шушы уңайдан аталы-уллы күренекле шәхесләргә багышлап мәдәни-әдәби чаралар аларның туган ягы Тәтешле районында быел байтак оештырыла.

Гарифулла Киеков татарның танылган шагыйре Гали Чокрыйның (Мөхәммәтгали Киековның) улы. Ул 1861 елда Тәтешле районының Иске Чокыр авылында туып үсә. Башта туган авылында атасының мәдрәсәсендә укый. Аннан соң Казан мәдрәсәләренең берсендә белем ала. 1882 елда Касыйм шәһәрендә укып йөргән чагында патша армиясенә алына һәм анда 6 ел хезмәт итеп, медицина фельдшеры сыйфатында унтер-офицер дәрәҗәсендә кайтып төшә.

Хәрби хезмәттән соң, Гарифулла Киеков янә дә Казанга белем алырга китә. Аннан туган ягына кайтып балаларга белем бирә, әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Иске Чокырдан Күрдем авылына күчеп килеп, анда гомеренең азагына кадәр, 1918 елга хәтле яши.

Гарифулла Киековның “Гайн әр-риза” исемле тәүге китабы 1900 елда Казанда нәшер ителә. Анда автор атасы Гали Чокрыйның тормыш юлын һәм әдәби эшчәнлеген бәян итә. 1903 елда аның “Дивани сабьян яки Кафияти сыбъян” (“Балалар өчен шигъри җыентык яки балалар өчен рифмалар”) дигән китабы басылып чыга.

Гали Чокрый, үзе исән чакта, улы Гарифулланы Казанда күренекле мәгърифәтче һәм татар әдибе Каюм Насыйри белән таныштыра. Казанда укыганда да, аннан соң анда барып йөргән чакларында да, Гарифулла һәрдаим Каюм Насыйри белән очрашып тора, аңардан әдәби иҗатка күп нәрсәгә өйрәнә.

Бу көннәрдә Гали Чокрыйның тууына 185 ел, ә аның дәвамчысы, танылган әдип Гарифулла Киековның тууына 150 ел тулды. Күрдем һәм Иске Чокыр авылларында аталы-уллы Киековларны гел искә алалар, алар белән горурланалар.

Чокыр авылында Гали Чокрыйның йорт музее да төзелде. Андагы ядкарьләрне күрү өчен күп кеше килә. Күрдем авылында да бу көннәрдә шушы төбәктәге язучылар һәм шагыйрьләр атаклы якташларын искә алу кичәсе үткәрә. Мәктәпләрдә укучылар атаклы якташларына багышлап әдәби укулар оештыра, күргәзмәләр әзерли.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG