Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:05

Казанда БДБ илләре Парламентара мәҗлесе спорт, туризм, мәгълүматлаштыру һәм мәдәният комиссиясе күчмә утырышы үтте.


1992 елда Алматыда оешкан Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең Парламентара мәҗлесе киңәш бирүче оешма рәвешендә генә эшләсә дә, анда катнашучы депутатлар – югары дәрәҗәле кешеләр. Мәҗлес эшләрен оешмага кергән 9 илнең парламент әгъзалары алып бара. Казанга оешманың мәдәният, туризм һәм спорт мәсьәләләрен багучы даими комиссиясе әгъзалары килде.

Алар арасында Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан һәм башка ил парламентлары вәкилләре бар иде. Русия исеменнән анда кино артисты, Думаның мәдәният комитеты рәисе урынбасары Елена Драпеко, Татарстаннан сайланган депутат, Думаның спорт һәм физкультура комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйлметдинов һәм башкалар катнашты.

Нарусова килмәде

Комиссия рәисе, Русия Федерациясе шурасы вәкиле Евгений Тарло күчмә утырышка килә алмаган иде. Аны Петербурдагы эшләр тоткарлаган.

Рәсми програмда Федерация шурасы сенаторы Людмила Нарусова исеме дә күрсәтелгән иде. Ә бит заманында нәкъ шул сәясәтче ханым Татарстанда бирелгән Русия паспортларында татарча язуга кискен каршы чыккан. Ул вакытта Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аның белән каты бәхәскә кергән иде. Күптәнге фикер алышуны дәвам итәргә җай чыкмады, Нарусова ханым да Казанга килмәде.

Парламентара мәҗлес комиссиясе җитәкчесе булмагач, чараны Русия Думасы вәкиле Елена Драпеко башлап җибәрде. Соңыннан аны Мәҗлес комиссиясе рәисе урынбасары итеп сайланган Азәрбайҗан вәкиле Элмира Ахундова алыштырды. Әмма беренче итеп сүзне кабул итүче якка бирделәр.

"Татарлар этлек эшләмәс!"

БДБ илләре депутатларын Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул, бар кунакларның элекке Советлар Берлегеннән чыгуын истә тотып, күрәсең, халыкларның якынлыгы, уртак тарих һәм бер дәүләткә кайту турында әйтеп куйды.

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Елена Драпеко
"Халыкларның бер-берсенә тартылуы, телләр якынлыгы, безгә кайчан булса да, бердәм халык булуыбызга өмет бирә”, диде ул.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин Советлар Берлеге торгызылуын түгел, бары тик БДБ илләре арасында элемтәләр ныгуын гына күз алдында тотуын аңлатырга тырышты.

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында шулай ук республиканың федерализм фикерләрен алга сөрүен, Татарстанның һәр 100 сумлык керемнең якынча 70 сумын Мәскәүгә җибәрүен дә искәртте.

Ул, башка бик күп җыелышлардагы кебек ук, килгән кунакларга спорт ярышлары һәм Универсиадага әзерлекнең кыенлыклары, төзелешләр турында да сөйләде.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, 2013 елгы Универсиада өчен генә түгел, 2014 елгы Сочидагы Олимпиада өчен дә җаваплылык татарлар өстендә икән. Дөнья Казандагы чарага карап, бөтен Русия турында фикер йөртәчәк, дип саный ул. “Без – татарлар Русияне кыен хәлгә куябызмы инде? Юк, һичкайчан алай булмас. Без бөтенесен эшләячәкбез!" дип белдерде ул.

Комиссия Казанга Гыйлметдинов чакыруы белән килде

Татарстанның яңа заман тарихын кыскача тыңлаганнан соң, БДБ илләре депутатлары үзләренең төп эшләренә күчте. Гадәттә Парламентара мәҗлес БДБ илләре кануннарын якынайту, бер-берсенә файдалы булган үрнәк (модель) кануннар кабул итә.

Казанда 17 июнь көнне булган утырышта, мәсәлән, БДБ илләре "Информация кодексы", "Мәдәни мирас объектлары" канун өлгесе, Евразия илләре китапханәләр кодексына үзгәрешләр кертү һәм башка мәсьәләләр каралды.

Думадагы Татарстан вәкиле һәм Русия парламенты комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйлметдинов БДБ илләренә яраклы спорт ягыннан әзерлек турындагы канун өлгесен тәкъдим итте.

Шунысын әйтергә кирәк, бу Парламентара мәҗлес утырышының шушы комиссиясен Казанга алып килү тәкъдимен Илдар Гыйлметдинов ясаган булган икән. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу башлангычны күтәреп алган. Моңа кадәр туризм, спорт, мәдәният, информатизация Даими комиссиясе күчмә утырышларын Әрмәнстан, Беларус, Грузия, Кыргызстан һәм Швейцариядә үткәргән булган.

Казанга кадәр килеп җитә алган депутатларны Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сабан туена чакырып калган иде. Русия президенты Дмитрий Медведевнең дә, башка президентларның да Казан Сабан туена килергә җыенуын әйткәч, БДБ депутатлары бик дулкынланган иде дә, әмма бу бәйрәмнең бер атнадан гына буласы ачыкланды. Алай да БДБ илләре вәкилләренә Казанның истәлекле урыннарын күрсәтергә җыеналар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG