Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:49

17 июнь көнне II Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы кысаларында секция утырышлары узды. Аларның берсе “Бүгенге мәгълүмат кырында ислам дине” темасына багышланган иде.


Секция утырышлары берничә урында узды. "Казан" милли мәдәният үзәгендә – "Русиядә татар-мөселман инфраструктурасының үсеше" турында, Фәннәр академиясендә – "Мәчет – татар халкының мәгърифәтчелек үзәге", Камал театрында исә "Бүгенге мәгълүмат кырында ислам дине" дигән темага сөйләшү үткәрелде.

Камал театрында үткән әңгәмәдә мәгълүмат чараларында ислам дине турында дөрес мәгълүмат бирмәү, мөселман спутник каналын, интернет-телевидениесен булдыру, мөселман мәгълүмат чаралары нигезендә катлаулы медиа-технологияләрне куллану кебек проблемалар каралды.

Режиссер Айназ Мөхәммәтҗанов фикеренчә, мәгълүмат чараларында Ислам турында дөрес мәгълүмат бирмәүнең бер сәбәбе журналистларның дини гыйлемнәре булмауда. Шуңа журналистларга Ислам дине нигезләре курслары булдырырга кирәк, ди ул.

"Татарлар интернетта да әйдәп барса иде"

Айназ Мөхәммәтҗанов “Ихсан ТВ” иҗат төркеме вәкиле булып тора. Алар төрле фильмнар, роликлар, сюжетлар, чаралардан трансляцияләр ясый. Бүгенге көндә видео, гомумән, телевидениене медиа өлкәсендә иң үтемле һәм иң эффектив чара дип уйлый, Мөхәммәтҗанов.

“Безнең максатыбыз – мөселман интернет-телевидениесен булдыру. Ничек без аны булдырабыз: дәүләт белән бергәме, диния нәзарәте беләнме – монысы мөһим түгел. Бу өлкәдә эшләүчеләр бар икән – бөтенесе белән хезмәттәшлек итәргә әзербез.

Бүгенге көндә без интернетны сыйфатлы видео белән тутырырга тиешбез.
Әгәр дә инде сүз мөселман мәгълүмат чаралары турында барса, шул аудиториянең ихтыяҗларын истә тоткан сыйфатлы видео-материаллар кирәк.

Әлбәттә, бу мәсьәләдә үзгәрешләр бар. Равил хәзрәт Гайнетдин дә әйткән иде: мөселман спутник каналы булдырабыз дип. Бәлки эшләп тә киткәндер.

Без бит инде әйтәбез: татарлар – башка мөселман милләтләре арасында укымышлы, гыйлемле халык, дип. Әмма иң катлаулы булган медиа-технологияләрне, кызганычка каршы, әлеге көндә алып китә алмыйбыз.

Әгәр дә без телевидение, видео, интернетта боларны үстермәсәк, без башка мөселман милләтләре арасында шактый артта калачакбыз”, дип саный ул.

Татар конгрессы интернет-порталы татар телен укытачак

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шарипов әйтүенчә, конгресс бүген зур проект: татар конгрессының интернет-порталын булдыру өстендә эш алып бара. Аның беренче эше – ул татар телен интернеттан өйрәнү мөмкинлеген тудыру, ди Шәрипов.

“Безнең видеодискларыбыз бар, аудиодискларыбыз бик күп. Әмма алар бөтенесе аерым-аерым эшләнгән. Алардан гына өйрәнеп булмый.

Татар конгрессының порталында бу ничек булачак: анда берничә төрле татар теле дәресләре, шул исәптән, атнага берничә тапкыр тере укытучы камера каршына басып, дәресләр үткәрәчәк. Икенчесе – видео вариант, вакытыгыз булган саен дәресне ачасыз, карыйсыз.

Кызганычка каршы, татар халкының әле мондый продукциясе җитәрлек күләмдә түгел икән. Шуңа күрә конгресс якын арада мәгариф министрлыгына, тел белгечләренә заказ ясаячак, андый продукция эшләнәчәк, ул шактый кыйммәтле булса да".

"Милләткә катнаш никахлар зыян сала"

Утырышта дин әһелләре дә чыгышлар ясады. Красноярск өлкәсеннән килгән Гаяз хәзрәт Фәтхуллин әйтүенчә, Красноярск өлкәсендә соңгы ун елда татарлар унбиш процентка кимегән. Катнаш гаиләләрдәге балалар үзләрен татар, мөселман дип санамый, ди Фәтхуллин.

"1941 елда исә Красноярск өлкәсе территориясендә татар телендә укыткан 42 мәктәп эшләгән. 1979 елда партия әмере белән татар телендә укыту тыела башлый. Шул еллардан соң күпчелек татар гаиләләрендә милли, дини тәрбия кимегән, катнаш никахлар күбәйгән.

Сиксәненче еллар ахырында Красноярск өлкәсендәге татарлар арасында катнаш никахлар сиксән ике процентка җиткән. Шул еллардан соң татарлар арасында гореф-гадәтләрне саклаучылар әзәйгән.

Гаяз Фәтхуллин
Кырык меңләп татар яшәгән Красноярск өлкәсенең Сабан туйларына бүген нибары өч меңләп татар килә", ди Гаяз Фәтхуллин.

Секция утырышларыннан соң дин әһелләре җомга намазына Мәрҗани һәм Кол Шәриф мәчетләренә барды. Аннары соң алар өчен Кырлайга экскурсия оештырылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG