Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:08

Владивостокта яшәүче татарлар җыелышып “Җан Баевич” әсәрен сәхнәгә куйды. Алар әнә шул юл белән телне, гореф-гадәтләрне саклау эшендә.


Приморье төбәгендәге Надеждинское авылында 25 июнь көнне Сабантуй бәйрәме узачак. Әлеге бәйрәмгә төбәктәге Владивосток, Находка, Уссурийски һәм башка бөтен кала һәм авыллардан да татарлар җыела. Быел 19нчы тапкыр үтә инде ул. Сабантуйны гадәттә, язгы кыр эшләре тәмам булгач, үзенә күрә бер нәтиҗә, җиргә мәдхия рәвешендә бәйрәм итәләр.

2011 елда Приморье төбәге татарлары да милли тормышлары өчен зур эш башкардылар дип әйтергә була. Алар тарихта беренче тапкыр Ерак Көнчыгышта татарча спектакль куйдылар.

Әлеге спектакльдә катнашучылар Сабантуй бәйрәмен дә алып барачак. Төбәктәге “Туган ил” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы милли гореф гадәтләрне төрле бәйрәм аша гына түгел, ә спектакльләр куеп та саклап калырга җыена. Үсмерләрдә татар теленә мәхәббәт уятырга тели алар.

Сәхнә осталыкларын камилләштерү өчен Казаннан да берәр белгеч килер дип өметләнәләр. Әлегеләр хакында “Туган ил” әгъзасы Урал Сафуганов белән сөйләштек.

Гаяз Исхакыйның “Җан Баевич” әсәрен режиссерлар сәхнәгә куярга үтә дә авыр дип әйтә. Сез ни өчен бу әсәрне алырга булдыгыз? Китаптан укып күңелегезгә хуш килдеме?

– Кулыбызга туксанынчы елларда Камал театрында куелган “Җан Баевич” спектакленең кассетасы килеп кергән иде. Шуны карагач, темасы үзебезнең гореф-гадәтләрне, телне, бөтен байлыкларыбызны саклау турында булуын аңлап, кулыбызда пьесасы да юк иде, куярга булдык.

Тасманы кат-кат әйләндереп кәгазьгә күчердек. Бер ун секунд үткәрәбез дә, ә менә шулай дип әйтте, дип бер сүзен дә калдырмыйча яздык. Сценариен шулай тудырдык.

Үзебезнең фикердәшләр бар бит инде. Мин, туганнар, әйдәгез шуны сәхнәгә куек әле, дидем. Җайлап-җайлап сөйләшеп, кешеләр дә юк иде, 18 кешене җыеп спектакльне куйдык.

“Җан Баевич”ның премьерасын башта иң беренче кемгә күрсәттегез соң?

– Уссурийски шәһәрендә 7 мартта куйдык. Анда 8 март уңаеннан җыелган идек. Шуннан халык, бер генә кисәген булса да күрсәтегез әле, дип сорады. Әле икенче кисәге әзер дә түгел иде. Шулай да беренче кисәкне күрсәтергә туры килде. Халыкка бик ошады.

23 апрельдә алдан әзерләнеп Находкага барып куйдык. Әзрәк җитешмәгән яклары да бар иде, шулай да үзебезгә ошады. Шуннан Артемда яшәүче үзебезнең якташлар сорый башлады. Майның 27сендә анда куйдык. Андагы спектакльне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та карады. Ул: “Әгәр дә сез Русия чигендә үзебезнең телдә спектакльләр уйныйсыз икән, димәк безнең халкыбызның киләчәге бар әле”, диде.

Үзегез яшәгән Владивосток шәһәрендә кайчан күрсәтергә уйлыйсыз соң?

– Әлегә спектакльдә уйнаучы ике студент егет Башкортстанга кайтып китте. Аннан күбесенең бакчалары бар. Аннан да кала, 25 июньдә төбәктә 19нчы мәртәбә Сабантуй үткәрәбез. Бөтен көчебезне әлегә шуңа ташладык. Үзебез дә аннан соң ялга барырга җыенабыз.

Сентябрь җиткәч җыелабыз дип сөйләшеп куйдык. Укучылар инде килгән, әби-чәби, бабайлар бакча эшләрен бетергән була. Башта берәр ай репетиция ясарбыз инде, искә төшерү кирәк бит. Аннан октябрь башларында Владивостокта да куярбыз дип уйлыйбыз. Аннан Хабаровскига, Амурдагы Комсомольскига да чакыралар әле. Безнең барасы килә дә бит, билетлар алу кирәк, аңа иганәче булса бик әйбәт булыр иде.

Әсәрне сәхнәгә куярга кем булышты соң? Сәхнә бизәлешен, киемнәрне каян алдыгыз?

– Әлегә үзебез генә инде. Спектакль кую теләге тугач, Казанга да мөрәҗәгать иттек. Камал театры безгә шушы спектакльне уйнаганда кигән киемнәр дә җибәрде. Әсгать Хисмәтнең хезмәтче булып уйнаган киеме дә эләкте. Аңа карыйбыз да, сөенәбез.

Спектакльдән күренеш
Аннан алар ике фрак та җибәргән иделәр, алар бәләкәйрәк булып чыкты. Аларга карап яңаларны тектерергә бирдек. Безнең монда Владивостокта яшьләр театрында Нэдисон Сәләхетдинов исемле бер таныш абзый бар. Абзый түгел инде, ул минем хәтле – 52 яшьлек. Үзебезнекеләр әзер булганчы фрак биреп торды. Аннан үзебезнекеләр дә әзер булды. Шулай тырышып үзебезнең акчаларга җыештырдык. Читтән иганәчеләр юк инде.

Безнең “Туган ил” оешмасы җитәкчесе Рамил Килмөхәммәтов музыка язарга акча бирде. Аннан Фират Галләмов киемнәргә әзрәк бирде. Ул үзе дә спектакльдә уйный. Әзрәк хәлле абзый ул безнең. Күпме икәнен әйтеп тормыйм инде, яме. Күп булмаса да, чын күңелдән биргән әйбер файдага гына китә бит.

Камиллеккә чикләр юк дип әйтәләр. Иҗади яктан караганда ниндидер уй, теләкләрегез дә бардыр...

– 16 майда Татарстан президенты Приморье төбәгенә килде. Ул губернатор белән дә очрашты. Аннан мондагы милләтәшләр белән очрашып сөйләште. Шул очрашуда үземнең уй-фикерләрне дә әйтеп, театр ачтык, бу уңышларыбызны тагын да яхшырту өчен Казаннан берәр уку йортында чыгарылыш курсында укучы студент җибәрмәссез микән, безне һөнәри яктан үстереп, диплом эше эшләп кайтып китәр иде, дидем.

Бу идея аңа бик ошады. Аның белән килгәннәрдән берәүгә язып ал, дип әйтте. “Менә шушы егет өстеннән төшмә”, диде. Хәзер минем телефоным бар. Сабантуй бәйрәменнән соң аннан тотынам инде сорарга.

Спектакль өчен татар теле укытылмаган, татар мәктәпләре булмаган төбәктә 18 кешене табу – ай-һай җиңел булмагандыр. Каян табып бетердегез аларны?

– 18 кеше өстенә кызлар, балалар, транспортта йөрү өчен кияүләр дигән кебек, барлыгы егерме кеше дип алсаң була инде. Һәр спектакльне видеога язып барабыз. Башта күпләр сәхнәгә чыккач каушый иде. Аннан җайлап-җайлап өйрәнеп киттеләр. Хәзер һәрберсе образга керә, матур гына килеп чыга башлады.

18 артистның ничәсе яшь кеше соң?

– Бармакларда исәплим хәзер. Ә сезгә ничә яшькә кадәр булган яшьләр кирәк соң?

Алай да, 30 яшькә кадәрләр ничәү?

Спектакльдән күренешләр
– Менә, минем адаш ул - Урал исемле. Шуннан, Илгиз, аннан минем кияү – Алексей. Ул рус булса да татарча уйный. Аннары Рөстәм, Руслан һәм Дмитрий. Дмитрий рус исемле булса да татар. Шуннан Фидалис, Вилдан. Яртысы диярлек яшьләр икән. Икесе студент, икесе хәрби, берсе хәрби хезмәттән кайткан. Безнең монда кырык яшьлекләр дә, миннән олыраклар да бар. Күпчелеге шул урта буын инде. Иң олысы безнең Фират Галләмов. Ул – техник фәннәр кандидаты, профессор, Җан Баевичның әтисен уйный.

Урал әфәнде, ә үзегез Приморье төбәгендә озак яшисезме соң?

– Мин үзем Башкортстанның Стәрлетамак районындагы Кырмыскалы авылыннан. Анда туып үскәч, Бакудагы югары хәрби диңгез мәктәбендә укыдым. Аны бетергәч, 1983 елны Тын океан флотына хезмәт итәргә җибәрделәр. Мин су асты көймәсендә хезмәт иттем. Аннан Тын океан югары хәрби училищеда укыттым, рота командиры булдым. Пенсиягә чыктым инде, хәзер Владивостокта яшәп ятабыз.

Гадәттә озак еллар чит җирләрдә гомер сөргәннәрнең сөйләмендә чит-ят сүзләр кереп оялаган була. Ә сездә алар күренми.

– Минем хатыным Әлфия исемле. Яшь курсант вакытта ук бер-беребезне табыштык. Ул – Башкортстанның Гафури районының Яңа Карамышлы авылыннан. Без башкортча да сөйләшәбез. Без ике халкыбызның теле дә бик якын. Бездә башкорт тамырларыбыз да, татар тамырларыбыз да бар. Шулкадәр үзебезнең телебезне яратабыз.

Урал Сафуганов
Ике кызым бар. Лилия һәм Зөлфия исемле алар. Исемнәре татарча инде. Элегрәк яшьрәк вакытта үземнең телемне, гореф-гадәтләремне алга карап саклау җитенкерәмәгән. Совет власте вакытында илне саклап гел хезмәт дип йөрдек бит. Кызларым җиңел генә итеп татарча сөйләшмәсәләр дә, татарча аңлап аралашабыз. 19 ел Сабантуйлар үтә бит бездә. Алар һәрбер Сабантуйда бәләкәй чактан ук сәхнәгә чыгып татар һәм башкорт биюләрен бик оста бииләр.

Ә без Әлфия белән сәхнәдән төшмибез инде. Сабантуйларны гел оештырып йөрдек.

Кайбер төбәкләрдә янып-көеп бер спектакль куялар да, аннан соң ярдәм юк дип күңелләре төшә һәм ташлыйлар. Бу спектакль бәлки кайчандыр яшь вакытта сәхнәгә чыгу теләгегезне инде олыгайгач тормышка ашырудыр. Бу әсәрне куюыгызның максаты нидә соң?

– Без ерак төбәктә яшәсәк тә, үзебезнең телебезне, гореф-гадәтебезне саклауга тормышыбызның бөтен мәгънәсен салабыз. Телне ничек кенә булса да саклап калу кирәклеген үзебез аңладык инде.

Хәзер мәктәп ачабызмы, театр куябызмы, мәчеткә барабызмы, әллә кичке укулар оештырабызмы – хәзер төрле яклардан мөмкинлекләр ачыла башлады. Үзебезнең Татарстаныбыз да, Башкортстаныбыз да безгә карадылар, безне бергә җыю кирәклеген аңладылар. Уйнау гына түгел бу, ә үзебезне саклау!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG