Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:54

Казанда 19-21 июнь көннәре арасында KAZANHALAL-2011 ярминкәсе узачак. Ул ислам бизнесы һәм финанслары III Халыкара саммиты кысасында оештырыла.


Бу көннәрдә Татарстан башкаласы ислам чараларына бик бай булды. 15 июньдә Казанда Бөтенрусия төбәкләре татар дин әһелләренең форумы башланып китте. 16 июнь көнне Камал театрында әлеге җыенның ачылышы узды. 17сендә татар имамнары төрле секция утырышларында катнашты. Ә 18 июньдә алар Болгар җыенына барачак.

Шулай ук икенче атнада да республикада исламга кагылышлы чаралар туктап тормаячак. 20-21 июнь көннәрендә Казанда ислам бизнесы һәм финансларының III Халыкара саммиты оештырыла.

Әлеге чарага халыкара инвесторлар, финанс структураларының әйдәп баручы белгечләре, эшмәкәрләр, төбәк җитәкчеләре, ислам икътисады экспертлары һәм галимнәренең килүе көтелә.

Бу саммит кысаларында 19-21 июнь көннәрендә II KAZANHALAL-2011 ярминкә-күргәзмәсе дә үтәчәк.

“Ярминкә максаты халыкка хәләлне аңлату”

Ярминкәне оештыру комитеты вәкиле Илмир Илаев, әлеге чараны оештырганда, халыкка хәләл турында дөрес мәгълүмат җиткерүне максат итеп алдык, ди.

Моның белән беррәттән әлеге ярминкә эшмәкәрләргә хәләл тауарлар җитештерү һәм хезмәт күрсәтүнең эшкуарлыкның бер төре булуын аңлату өчен дә бик файдалы булыр, дип бәян итә Илаев.

"Халыкка хәләлгә карата позитив караш барлыкка китерү, аны сәламәт яшәү рәвеше буларак позицияләү мөһим. Хәләл бит ул бары тик мөселманнарга рөхсәт ителгән ризыклар һәм хезмәтләр генә түгел, ә берүк вакытта бөтен кеше өчен дә файдалы булган, заманның экологик таләпләренә җавап бирә торган тауарлар һәм хезмәтләр дә әле", диде ул.

“Хәләл этикага, гаделлеккә корылган”

Хәләл ярминкәсе Казан шәһәренең Мәскәү урамындагы 1нче санлы йортта урнашкан спорт сараенда үтәчәк. Анда керү барлык кешеләр өчен дә ирекле булачак. Әлеге күргәзмәдә Татарстан һәм Русия төбәкләреннән тыш чит илләрдән килгән катнашучылар да булыр дип көтелә.

Илмир Илаев сүзләренчә, KAZANHALAL-2011 ярминкәсе – эшкуарлар өчен дә яхшы нигез. Монда хәләл индустрия дә тәкъдим ителәчәк. Хәләлнең этикага, гаделлеккә, дөреслеккә корылган булуын да истә тотарга кирәк, ди ул.

Быелгы ярминкә узган елгысыннан кайбер яклары белән аерылып торачак, ди Илаев. Беренче чиратта аның максатлары башка. Ул күбрәк зур җитештерүчеләрне бергә очраштыруны күздә тота, дип ачыклык кертә оештыручы.

Хәләл темасына форум да каралган

Аннан соң быелгы күргәзмә узачак мәйдан да ике тапкырга зуррак һәм катнашучылар да ике мәртәбә күбрәк килер дип көтелә, дип өсти ул.

Бу яңалыклар белән беррәттән, быелгы ярминкәдә хәләл темасына кагылышлы форум да узачак икән әле.

Әлеге форумда хәләл индустриясенә кагылышлы проблемнар, сораулар күтәреләчәк, ди Халыкара KAZANHALAL-2011 ярминкә-күргәзмәсен оештыру комитеты вәкиле Илмир Илаев.

XS
SM
MD
LG