Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония министры: илне төзекләндерү өчен атом ягулыгы кирәк


Япониянең икътисад министры Банри Кайеда 11 мартта булган җир тетрәү һәм цунамидан соң туктатылган атом станцияләрен кабызу кирәклеге турында белдерде.

Бүгенге көндә Япониядә 54 атом реакторының 17се генә эшли. Калганнары өстәмә тикшерү һәм төзекләндерү өчен ябылган.

Туктатылган реакторларны кабат кабызу җирле хакимиятләр рөхсәте белән генә мөмкин. Икътисад министры атом станцияләре эшен яңарту кирәклеге турында аңлатыр өчен һәр төбәккә барып хакимиятләр белән аерым сөйләшүләр алып барырга риза булуын әйтте.

“Бу илне тиз арада төзекләндерү өчен мөһим”, диде министр.

Әмма министрның бу белдерүе алдыннан гына каза булган “Фукусима” станциясендә нурланыш белән агуланган суны чистарту эшенең яңадан туктатылганы турында билгеле булды. Чистарту җиһазларында нурланыш дәрәҗәсе кисәк арткан, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG