Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:03

Төркия парламентына 78 хатын-кыз сайланды


Март аенда Аланиядә "Эшләүче төрек хатын-кызлары" җыены узды

Март аенда Аланиядә "Эшләүче төрек хатын-кызлары" җыены узды

Төркия тарихында беренче тапкыр Милләт Мәҗлесендә хатын-кызлар саны югары, әмма барыбер җитәрлек түгел.

Төркия үз хатын-кызларына сайлау һәм сайлану хокукын Европаның кайбер илләреннән алданрак бирде. 1923 елда Төркия җөмһүрияте төзелгәннән соң, 1934 елдан башлап хатын-кызлар бу хокукка ия булды.

12 июньдә узган парламент сайлавы нәтиҗәләренә караганда, җөмһүрият тарихында беренче тапкыр Милләт Мәҗлесендәге 550 урынның 78ен хатын-кызлар алган.

Аларның күбесе – 45е – Гаделлек һәм Тәрәккыят (АК) партиясеннән, 19ы Җөмһүрият Халык фиркасеннән, унбере көрдләрнең BDP һәм өче Милләтче Хәрәкәт партияләреннән.

Элекке хөкүмәт чорында мәгариф министры булган АК партия вәкиле Нигъмәт ханым Чубукчу яңа мәҗлеснең рәисе булыр,дип фаразлана.

Халыкның күпчелеге инде өченче тапкыр АК партияне сайлады. Тугыз еллык хакимияте чорында бу фирканең уңышлы икътисади сәясәт алып баруы, тышкы сәясәттә Төркияне таныту омтылышы күренде.

14 еллап Истанбулда яшәүче милләттәшебез Илшат Нәҗипов, сәяси карашлары төрле булган кешеләр дә АК партиянең икътисади уңышларын хуплый, ди.

Төркиядә үткән сайлау турында Илшат Нәҗипов


Мөгаллимә Берил ханым Дәүләт исә дәүләт хезмәтендә булучыларга бер файдасы да булмады, ди.

Төркиядә үткән сайлау турында Берил Дәүләт


АК партиягә тагын дүрт елга үз тавышларын бирүчеләр арасында да илнең проблемаларына борчылу бар.

Фирка рәисе премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган сайлауалды чаралары вакытында “көрд проблемасы бетте” дип белдергән булса да, көрдләрнең автономия һәм тел проблемасы бар һәм яңа мәҗлескә аны чишәргә кирәк булачак. Бу сайлауда көрдләр яклы BDP фиркасе дә күбрәк тавыш алды.

Төркиянең эчке һәм тышкы бурычы соңгы биш елда 70% артып 500 миллиард долларга җитте.

15 миллионга җиткән укучылар һәм студентларның сыйфатлы белем алу өчен мөмкинлекләр чикләнде, дипломлы яшьләрнең күбесенә эш урыннары җитми.

Әлеге икътисади һәм социаль проблемалар белән бергә илдә Төркиянең Иран кебек ислам дәүләтенә әйләнәчәге турында да борчылу бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG