Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:43

Татар Сабан туе бара. Мәйдан уртасында бәйрәмнең иң олы тамашасы – милли көрәш, бөтен халыкның күзе шунда. Телдән-телгә шул турыда бәхәсләшәләр. Бер як читтә баш батырга бүләк тә куелган, бу заманда ул гадәттә кыйбатлы автомобиль була. Кечерәк авылларда исә берәр ваграк нәрсә, әмма барыбер арзанлы бүләк булмый.

Нинди генә кыйбатлы булмасын, ул бүләк әле төп бүләк түгел: төп бүләк – тәкә! Юри бөтен кешенең күзен кыздыру, дәртен котырту өчен мәйдан эченә үк кертеп казыкка бәйләнгән ул. Ат түгел, сыер түгел, үгез йә тана түгел, кәҗә дә түгел, шәһәрдә дә, авылда да, ярлы чакта да, кинәт баеп киткәндә дә – борын-борыннан гел шул ук бер тәкә.

Ә нигә шулай икәнен беләсезме соң, татар туганнар?

Монгол атаманы Сүбүдәй 1223 елда Калка елгасы буенда урыс-кыпчак гаскәрләрен тар-мар иткәннән соң, 1229 елда Идел Болгары янына килеп җитә. Әмма болгарлар, безнең борынгы бабайлар, аларны бик шәпләп тукмап ташлыйлар: качканы кача, ә күбесе тоткынлыкка төшә. Шуннан соң, бераз вакыт үткәч, монголлардан илчеләр килеп, үз тоткыннарын кире кайтаруны үтенеп сорыйлар. Болгар ханы исә алмашка калым түләү таләп итә: бер монгол башына – бер тәкәдән. Янәсе, бездән сезгә шул бәя.

Менә шуннан башлап болгарларда, аннан соң инде яңача “казан татарлары” дип атала башлаган халыкта, батырлар көрәшкә чыккан саен, җиңеләчәк якның символик “баш бәясе”, батыр калучыдан ярлыкау ялы сыйфатында мәйданга тәкә чыгарып бәйләнә.

Ә бит күпчелек татарлар бүгенге көндә шуны белми: “тәкә” дигәндә, аларның аңында ниндидер “Алланың кашка тәкәсе”, үз улының муенына пычак ышкучы күндәм һәм мескен бер кол гәүдәләнә. Әмма безнекеләр элек башкача булган. Үз җирендә хуҗа, үз өендә би (һәм бичә) булганнар, кол булмаганнар, кол тотмаганнар. Ирекле батырлар булган алар.

Дөрес, 1236 елда болгар җирләренә, бөтен монгол гаскәрләрен бергә туплап, Бату хан үзе килеп чыга һәм болгарлар җиңелә. Алай да, кыен дәвер килде дип кенә, иске данны югалтмыйлар – йола итеп беркетеп калдыралар.

Башка халыкларда – таш саен бер хикәят, тау саен бер риваять, йола саен бер тарих. Ә без күз алдында ялт итеп ятканны да нишләптер күрә торып күрмибез?


Зөбәер Мифтахов
Чаллы шәһәре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG