Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:41

18 июньдә Бостон шәһәрендә күренекле диссидент һәм җәмәгать эшлеклесе Елена Боннэр дөнья куйды. Аның белән хушлашу мөрәсиме Кушма Штатларда үтәчәк, соңрак аның көл җәсады Мәскәүдәге Востряков зиратында, җәмәгате Андрей Сахаров кабере янында күмеләчәк.

89 яшен тутырып килгән һәм каты авырудан интеккән Боннэр соңгы елларда Кушма Штатларда яшәде, әмма Русиядәге иҗтимагый-сәяси хәлләрне һәрдаим күзәтеп барды. 2010 ел мартында ул, мисал өчен, "Путин китәргә тиеш!" дигән мөрәҗәгатькә беренче булып имза куйды.

Елена Боннэр 1923 елның 15 февралендә Төркмәнстанда, большевиклар гаиләсендә туа. 1937 елда аның әтисе дә, әнисе дә Сталин режимы тарафыннан репрессияләнә, соңрак төрмәдән исән килеш әнисе генә кайта. 1941 елда Елена Боннэр үзе теләп сугышка китә, анда шәфкать туташы булып хезмәт итә, каты яралана.

Сугыштан соң Боннэр Ленинградтагы медицина институтына керә. Сталин хакимиятенә карата тәнкыйди сүзләр әйткәне өчен аны бу уку йортыннан куып та чыгаралар, ул анда диктатор үлгәннән соң гына яңадан кайтарыла. 1965 елда коммунистлар партиясенә кушыла, әмма 1972-дә аннан чыга һәм кеше хокукларын үтәүне даулаган совет диссидентлары сафына кушыла. Соңрак үзенең компартиягә керү адымын Боннэр үз тормышындагы иң зур хата дип атый.

Шул ук 1972 елда ул күренекле диссидент, академик Андрей Сахаровка кияүгә чыга. 1975 елда Норвегия башкаласы Ослода аны Нобель тынычлык бүләген алу тантанасында вәкиллек итә.

1976 ел маенда алар икесе дә Мәскәү Һельсинки төркемен оештыру мөрәҗәгатен имзалый, 1980-дә академик Сахаров белән бергә Горький (Нижгар) шәһәренә сөргенгә җибәрелә. Аннан алар Горбачев карары белән 1986 декабрендә генә кайтарыла.

Советлар берлеге таркалып, Русия җитәкчелегенә либераллар килгәннән соң, Елена Боннэр Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары комиссиясендә әгъза булып тора, әмма 1994 елның 28 декабрендә аннан чыга – шушы адымын ул, чечен сугышын башлаган режим белән хезмәттәшлек итә алмавы белән аңлата.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG