Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә 10 меңләп Сүрия качагы бар


Төркиядәге качаклар лагере
Төркиядәге качаклар лагере
Инде дүртенче ай президентның урыныннан китүен таләп итеп протест чаралары барган Сүриядән качкан ун меңләп кеше күрше Төркиядә сыену тапты. Бу мәгълүматны Әнкара хәбәр итте.

Төркия җитәкчелеге чик буенда тагын да күбрәк кеше җыелган, дип белдерә.

Шимбә көнне чик буендагы Бдама шәһәренә Сүриянең хөкүмәт гаскәрләре кертелде. Дистәләп кеше кулга алынды, урамнарда бәрелешләр булды.

Хокук яклаучылар сүзләренә караганда, җомга көнне булган бәрелешләрдә 19 кеше һәлак булган. Шимбә көнне Британия үз ватандашларына Сүриядән кичекмәстән китәргә кушты.
XS
SM
MD
LG