Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакуда оппозиция җыены куып таратылды


Азәрбайҗан башкаласы Бакуда оппозициядәге “Иҗтимагый пулат” хәрәкәтенең илдә демократик реформалар таләп итеп үткәргән урам җыены куып таратылды.

Иртәдән башкаланың үзәк мәйданнарын һәм паркларын полиция контрольдә тотты. Ризасызлык чарасы үтәсе парктан ял итүчеләр алдан ук чыгарылды. Протестка чыгучылар парк каршында “Азатлык!”, “Сәяси тоткыннарга иреклек!” дип кычкырып торды, әмма полиция аларны тиз таратты. Егермеләп кеше кулга алынды.

Кулга алуларны полиция урам җыенына хакимиятләр рөхсәте булмавы белән аңлатты.

Баку хакимиятләре инде дүрт ел шәһәр үзәгендә урам җыеннарын уздыруны тыя. Ризасызлык чараларын уздыру урыннары шәһәр читендә генә тәкъдим ителә.
XS
SM
MD
LG