Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия хәләл моцарелла җитештерә башлады


Италиядә моцарелла сырының туган ягы булган Казерта вилаяте Кампания төбәгендә хәләл ашамлык җитештерү башланды.

Бу сырны җитештерү хокукларын биргән Консорциум башлыгы Антонио Лучисано һәм ислам үзәге җитәкчесе, Неаполь мәчете имамы Абдулла Массимо Коццолино Кастель ди Сассо шәһәрчегендәге La Baronia сыр ясау ширкәтенә хәләл моцарелла ясау рөхсәтен тапшырды.

Хәләл ризык җитештерү кануннары белән әзерләнгән моцарелла сыры Италиянең үзендә генә түгел, ислам дәүләтләрендә дә сатылачак.

Дөньяда хәләл ашамлыклар базары ике миллиардлап кеше, дип исәпләнә. Бу базарның үсеше елына 10%.

Татарстан башкаласында 20-21 июнь көннәрендә үтәчәк KAZANHALAL-2011 ярминкәсенең дә быелгы мәйданы ике тапкырга зуррак һәм катнашучылар да ике мәртәбә күбрәк килер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG