Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:12
Испаниянең берничә шәһәрендә югары эшсезлек дәрәҗәсе һәм коррупциягә каршы урам җыеннары узды.

Протест җыеннары Мадрид, Барселона, Валенсия һәм Севилья калаларында оештырылды. Узган чәршәмбе көнне Барселонада булган көч куллануны булдырмас өчен бүген урамнарга өстәмә полиция көчләре чыгарылды.

Испаниядә эшсезлек евро акчасы кулланган башка илләр белән чагыштырганда иң югары дәрәҗәдә. Май аеннан бирле Испаниядә дәүләт бурычы күләме үсә. Испаниядәге кризисның бөтен Европа икътисадына тискәре йогынтысы булачагы борчылу уята.

XS
SM
MD
LG