Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда ракета һөҗүмендә җиде кеше үлде


Пакстанның төньяк-көнбатышында ракета һөҗүме вакытында кимендә җиде кеше үлгән. Бу һөҗүм Кушма Штатларның пилотсыз очкычыннан ясалган дип шикләнелә.

Пакстан иминлек хезмәте вәкилләре, Әфганстан чигендәге Куррам авылындагы машина утка тотылган, дип белдерә.

Кичә кичен Мөһмәнд төбәгендә кораллы сугышчылар талибларга каршы көрәштә пакстан хакимиятләре белән хезмәттәшлектә булган җирле кабилә аксакалларының йортына һөҗүм иткән.

Дүрт кеше үлгән, тагын алты кеше яраланган. Алар арасында аксакаллар да бар.
XS
SM
MD
LG