Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия президенты кризиста “юлбасарлар төркеме”н гаепләде


Сүрия президенты Бәшәр Әсад
Сүрия президенты Бәшәр Әсад
Сүрия президенты Бәшәр Әсад ватандашларына мөрәҗәгате вакытында якын арада ил эчендәге көчләр арасында сөйләшүләр булачагын хәбәр итте.

Әсад шулай ук илдәге кризиста тыныч демонстрацияләр эченә үтеп кергән “юлбасарлар төркеме”н гаепләде.

Март аенда президентның хакимияттән китүен таләп итеп халык күтәрелешләре башлангач, бу Бәшәр Әсадның өченче белдерүе булды.

Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг, Бәшәр Әсад реформалар үткәрергә, йә вазифасыннан китәргә тиеш, дип белдерде. Һейг шулай ук Төркия, Сүрия җитәкчелеген реформалар кирәклегенә, ышандыра алыр дип тә өметләнә.

Һейг бу хакта Европа Берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары утырышы үтә торган Люксембургка килгәч тә белдерде. Люксембургта, тыныч халыкка көч кулланганга, Сүрия хакимиятләренә чикләүләрне киңәйтү мәсьәләләре карала.
XS
SM
MD
LG