Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:05

МАГАТЭ башлыгы: атом корылмалары иминлеге тикшерелсен


МАГАТЭ башлыгы Юкия Амано

МАГАТЭ башлыгы Юкия Амано

Халыкара атом энергиясе идарәсе (МАГАТЭ) башлыгы Юкия Амано атом-төш корылмалары булган илләрне якындагы ел ярым вакыт эчендә аларның иминлеген тикшерергә чакырды.

Амано бу хакта Венада ачылган МАГАТЭ конференциясе вакытында әйтте. Бу чарада идарә әгъзасы булган илләрнең күпчелегеннән вәкилләр катнаша. Конференциядә атом ширкәтләренең имин эшләве мәсьәләсе карала. Япониянең “Фукусима” атом электр станциясе һәлакәте бу чараны үткәрергә этәрде.

XS
SM
MD
LG