Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илфат Мусин: “Җырның җыртыгы юк”


“Мин татар эстрадасын сүгүчеләргә рәтендә түгел”, ди җырлар авторы, шагыйрь, татар теле укытучысы Илфат Мусин. Ул бүген яшь җырчылар өчен җыр сүзләре яза, иң кызыгы бу эшләрне ул бушка эшли.


Дүртенче дистәне тутырып киткән шагыйрь Илфат Мусин (Муса-Көекле) – “Кызган таба” кунагы. Ул Илгәрәй, Айдар Шакиров кебек яшь җырчыларга җыр сүзләре яза, кайберләрен үзе дә башкара икән. Үзе әйтүенчә, эстрада белән элемтәне Җәүдәт Гыйлманов аша җайлый.

Спас районы Көекле авылы егете Илфат әфәнде үзен татар теленә, әдәбият-шигърияткә гашыйк укытучы дип атый. Казанның Яңа Савин районы 103нче рус-татар тулы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2007 елдан рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укыту белән берлектә “Оскар” тавыш яздыру студиясендә эшләргә дә вакыт таба.

Илфат Мусин укучылары белән
Ул үз эшенә таләпчән, дәресләргә һәрвакыт әзерлек белән килә икән. Рус балаларына татар телен укытуда Р.Р.Нигъмәтуллина методикасын һәм укыту-методик әсбапларын урынлы кулланып эш итә.

Илфат Мусин әзерләгән укучылар “Татар егете-2007”, “Татар егете-2008”, “Татар кызы-2008”, “Татар кызы-2009” район бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулый.

2008 елда мәктәптә Фәнис Яруллинның музеен булдыра һәм бүгенге көндә дә Фәнис ага белән иҗади һәм дуслык җепләрен саклый, музейны экспонатлар белән баету, тулыландыру өстендә эшли ул.

Ял көннәре җитте исә, яки каникул вакытларында Җәүдәт Гыйлманов төркемендә республика район-авылларына концертлар белән гастрольләргә чыгып китә. Анда да ул, концерт алып барып, тамашачыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша.

* * *

Әллә нинди зур гәүдәле
Алып батыр түгелмен.
Сез аңласын өчен ачам
Эч серемне, күңелем.

Гомер юлым сикәлтәле,
Турысын сайламадым.
Сулар кебек акты гомер –
Үткәнен абайламадым.

Үгез кебек тарттым йөкне,
Ат булып та кешнәдем.
Йөзем чиста, күңелем пакъ –
Намус белән эшләдем.

Олыгаеп барсам да мин
Кызыгамын яшьләргә.
Ходай язган маңгаема:
Сыкранмыйча яшәргә!
XS
SM
MD
LG