Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:03

Ганушкина: Русия Страсбург мәхкәмәсен танымаса, Европа Шурасыннан куачаклар


“Ватандашлар теләктәшлеге” хәрәкәте башлыгы Сетлана Ганушкина, Русия Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарын санга сукмаса, аны Европа Шурасыннан куачаклар, дип саный.

Русия дәүләт думасы Страсбург мәхкәмәсе карарын Конституция мәхкәмәсе илдә тормышка ашыру йә булмаса ашырмауны хәл итү турында канун өлгесен карый. Хокук яклаучы дума әлеге өлгене кире кагар дип өметләнә.

Халыкара яклау теләктәшлек үзәге башлыгы, адвокат Каринна Москаленко әлеге канун өлгесе Михаил Ходорковскийның гадел мәхкәмә хокуклары бозылу шикаятеннән соң тәкъдим ителгән булырга мөмкин дип саный. Страсбургта Ходорковский файдасына карар чыккан очракта, аның эше буенча кабул ителгән бөтен җәзаларны да кире кагарга кирәк булачак.

XS
SM
MD
LG