Accessibility links

Кайнар хәбәр

Триполи: НАТО һөҗүмендә 15 тыныч кеше үлде


Либия хөкүмәте, НАТО көчләре Мөәмәр Каддафи хезмәттәшенең йортын һавадан бомбалаган вакытта 15 тыныч кеше, алар арасында өч бала да, һәлак булды, дип белдерә.

Әлеге йорт Либия башкаласыннан көнбатышка урнашкан дип әйтелә. НАТО җитәкчелеге соңгы бер тәүлек эчендә әлеге урынга бернинди һөҗүм булмавын хәбәр итә.

Элгәре НАТО Триполины күптән түгел утка тоткан чакта тыныч кешеләр дә үлгән булырга мөмкин дигән иде. Либия җитәкчелеге ул вакытта тугыз кеше үлде, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG