Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Тамыр тирән безнең, иман нык!”


Изге Болгар җыенына килгән халык. 18 июнь, 2011 ел
Изге Болгар җыенына килгән халык. 18 июнь, 2011 ел

Быелгы Изге Болгар җыены элеккеләреннән киңрәк итеп оештырылган иде. Әлегә Шәһри Болгарның бу кадәр кеше җыелуына, бу кадәр мөһим тарихи ядкарьләрнең кадерләп тергезелүенә шаһит булганы юк иде.


18 июньдә Болгар дәүләт тарих архитектура музей-тыюлыгында үткән Изге Болгар җыены турында бик күп мәгълүмат каналлары хәбәр таратты. Ул чыннан да элекке Болгар җыеннарыннан киңрәк, үзенчәлеклерәк итеп оештырылган иде.

Шимбә көнне Казан, Чистай, Ульян юллары җиңел машиналар һәм автобуслар белән тулган иде. Иртәнге тугызда Шәһри Болгарга илтүче барлык юлларда да машина тыгыннары хасил булды. Музей-тыюлыкның көньяк-көнбатыш өлешендәге машиналар тукталышында тезелгән автобуслар сафы берничә чакрымга сузылды.

Мөселман руханилары 1987 елдан башлап, бирегә Ислам диненең Болгар дәүләтендә кабул ителүе истәлегенә дога-намазлар укырга килә. Шәйх-ел-ислам мөфти Тәлгать Таҗетдин егермеләп ел дәвамында Идел буе татарларының ислам динен кабул итү тарихын искә алуны оештырды.

Соңгы елларда, татар конгрессы, мәдәният министрлыгы бу эштә катнаша башлагач, җыен тагы да киңәйде, Идел-Урал төбәкләреннән милли җәмәгатьчелек Болгар җыенына җыела башлады. Монда килүчеләрнең саны 20 меңнән артып китте.

2010 елда Болгар җыены форматы һәм эчтәлеге рәсмиләштерелеп, Татарстан хөкүмәте, гомумән, дәүләт оешмалары катнашлыгында зурлап үткәрелде. Һәръел тирән мәгънәле һәм рухи эчтәлекле үтүче бу җыенның быелгысы бернинди башка бәйрәм белән чагыштырырлык түгел.

Беренчедән, бер ел элек Шәһри Болгарда зур төзелеш һәм тергезү эшләре башланды. Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев тарафыннан оештырылган “Яңарыш” фонды тиз арада проектлар әзерләп, зур эшкә кереште. Хәзергә елга ярында көймә тукталышы төзелеш мәйданы хәлендә. Элекке су причалыннан борынгы шәһәргә күтәрелә торган баскычлар урынында җирне кисеп салынган балчык юллар калган, алардан авыр йөк машиналары төзелеш материаллары ташый.

Әле былтыр гына буш тугайлык булган яр буенда алтын гөмбәзле мәһабәт бина тора. Тиздән бу бина төзелеп бетәчәк. Аның эчендә ислам дине кабул ителүен тасвирлаучы мозаик сурәтләр һәм дөньядагы иң зур Коръән куелачак. (Бу Коръән әле Ватиканда басыла)

Болгар тыюлыгындагы һәйкәлләр тирәсендә сукмаклар салынган, җәмигъ мәчет урынындагы борынгы диварлар әйләнәсендә мәрмәр идәннәр җәелгән.
Болгар, 18 июнь 2011 ел

Мөхәммәт пәйгамбәрнең сәхабәләре VII гасырда ук бирегә килеп, дәгъват алып барган. Быел Кече манара янында аларның истәлеген мәңгеләштерүче һәйкәл салынган. Борынгы биналар һәм җимерелгән диварлар чәчелгән шәһәр артында өр-яңа чатырлар каласы күтәрелгән. Икенче якта яңа мәчет һәм мәдрәсә, аның янында җил тегермәне, икмәк пешерү һәм борынгыларча яшәү рәвеше тергезелгән музей төзелә.

Быелгы Изге Болгар җыенының төп рәсми чарасы төзелеп килүче истәлек бинасы янындагы сәхнәдә башланып китте. Сәхнә алдындагы мәйданга дистә меңнәрчә мөселман: яшьләр, картлар, ирләр һәм хатын-кызлар җыелды. Аларның күпчелеге – татарлар. Җыенның төп максатларын “Яңарыш” фонды болай дип белдергән:

“...Бөтендөнья татарларын Изге Болгар җыенында бергә җыелып, үзләренең рухи асылларына кайтуын билгеләү; күп гасырлар буе ата-бабаларыбызның сәяси, мәдәни һәм рухи мәркәзе булган Изге Болгарда җыелуыннан татар халкының милли узаңын уятуга этәргеч ясау; мең елдан артык тарихы булган Изге Болгарда узучы җыенда ата-бабаларыбызның тарихына тирән мәгънә биреп аларның яшәү рәвешенә әйләнгән ислам диненә нигезләнеп таралган традицияләрне саклау һәм үстерү; ата-бабаларыбыз изге Болгарда кабул иткән динебез сафлыгын саклауга омтылу... “

Иртәнге сәгать 9да чатырлар каршысындагы мәйданчыкта Миңтимер Шәймиев, мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм башкалар боралакта очып килүче Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны каршы алды. Дәүләт һәм дин эшлекләре чатырлар шәһәрчеге белән танышып, чит төбәкләрдән килгән мөфтиләр белән сөйләшеп алганнан соң, рәсми тантана урынына юнәлде.

Сәхнәдә ислам дине, татар милләте язмышы, тарих турында махсус әзерләнгән музыкаль-әдәби композиция күрсәтелде. М.Таминдарова җитәкчелегендәге дәүләт камера хоры Ш. Шәрифуллин эшкәртүендәге “Бу дөнья” мөнәҗәтен башкарды. Артистлар Айдар Хафизов, Алсу Кыямова, Ришат Әхмәдуллин башкарган шигъри һәм чәчмә мөрәҗәгатьләр Шәһри Болгар, Татарстан, Казан арасындагы элемтәләрне аңларга ярдәм итте.

“Илләр ава кайчак хәтәр җилдә.
Ул чакта да заман болганган.
Болгар, Болгар... Синең аваз килә
Бик еракта калган еллардан.

Сыны каткан сыңар манарадан
Яңа азан гүя яңгырый.
Туган җиребездән сихәт алган
Тамыр исән! Нәсел тамыры...

Шытып чыктык үлән сыман тагын,
Көләч таңнар белән юандык.
Буразналар ярдык, йортлар салдык, -
Тамыр тирән безнең, иман нык.

Күтәрелде кабат манаралар.
Яңгырады азан – өр-яңа!
Мәйданнарга чыктык сөлге тотып –
Без яшәргә килдек дөньяга.

Аяк тиде Болгар туфрагына,
Борынгыдан калган эзләргә.
Без безләндек монда. Чын мөселман
Тик сәҗдәдә генә тезләнә.

Без тезләндек Ходай каршысында,
Бер ил булып аннан калыктык.
Халык булып янә чыктык юлга, -
Тамыр тирән безнең, иман нык!

Булса-булсын юллар сикәлтәле,
Исемебез барыр югары.
Болгар, Болгар... Яктыртып тор, зинһар,
Без үтәсе ерак юлларны.”
Милли һәм дини рухтагы җырлардан, шигырьләрдән торган программа җыенга килгән халыкның күңелен бүгенге чарага әзерләгәч, сәхнәгә дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчеләре, дини оешма вәкилләре чыкты. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев үзләренең чыгышларында ислам дине кабул ителүенең зур бәйрәм булуын белдерде.

Русия президенты Дмитрий Медведевнең котлау хаты укылды. Шунда ук Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, Дагыстан республикасының милли сәясәт һәм дин белән шөгыльләнүче министрлык вәкиле Сөләйман Могамедов, Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе, Шәйх-ел-ислам Тәлгать Таҗетдин, Русия мөфтиләр Шурасы шәех Равил Гайнетдин, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус Фәиз, Русия ислам теләктәшлеге рәисе Ставрополь төбәге мөфтие Мөхәммәт Рәхимов, Румыния мөфтие Йосыф Морат, Киев мөфтияте рәисе, Ислам университеты ректоры Кәнәфия Хөснетдинов, Беларус мөфтие Әбүбәкир Шабанович, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Әюп Бибарсов, Кабарда-Балкар мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Хөсәин Вәлит Садәт, шулай ук Спас районы башлыгы Камил Ногаев сәхнәгә күтәрелде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар музей-тыюлыгына кунакларны йөртергә уңайлы булсын өчен, ике Fiat автобусы ачкычларын тапшырды. Чатырлар шәһәрчеген төзүдә зур эш башкарган Илдус Исламовка сәхабәләр истәлегенә мемориаль билгене төзүгә өлеш керткән торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чыгышлар гаять үзенчәлекле булды. Татарстанның беренче президенты, барлык җитәкчеләрнең дә остазы Миңтимер Шәймиев республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның эшлекле ярдәмен һәм милли, дини үсешкә ярдәмен билгеләп, зурлап, рәхмәтләр әйтте.

Элекке елларда Тәлгать Таҗетдин белән бер чараларда сирәк очрашучы “көндәш” Равил Гайнетдин шәйх-ел-ислам Тәлгать хәзрәтне дә, башка мөхтәрәм затларны да зурлады, Русия мөфтиятләрендәге изге эшләрне, мөфтиләр шурасы гамәлләрен санап чыкты.

Әдәби-музыкаль композиция күренекле җырчылар һәм сүз осталарының чыгышлары белән дәвам итте, ул арада мәйданга җыелган халык ханнар төрбәсе, җәмигъ мәчете тирәсендә догалар кылып, атаклы кече манарага таба юнәлде. Анда Тәлгать Таҗетдин тәүбә намазы кылды, тәүбә догасы укыды. Татарстан мөфтие Илдус Фәиз сәхабәләр истәлегенә куелган һәйкәлне төзүчеләргә рәхмәт әйтте, дога кылды.

Анда укылган догалар, дистә-меңнәр баш очында яңгыраган рәхмәт сүзләре, болытларда “Аллаһ” исемен күрү, җыенга килгән халыкта могҗиза тәэсире калдырды. Әле моңа кадәр беркайчан да борынгы Шәһри Болгарда бу кадәр сандагы кеше, бу кадәр мөһим тарихи ядкарьләрнең кадерләп тергезелүенә шаһит булганы юк иде.

Равил Гайнетдин чыгыш ясый

Шунда ук йөзләрчә урында оештырылган кибет, ашханәләрдә җыенга килүчеләргә аш-су, тәм-том тәкъдим ителде. “Яңарыш” фонды җитәкчесе Миңтимер Шәймиев башкарылган эшләр өчен барлык химаячеләргә рәхмәт әйтеп, киләсе Болгар җыенында яңа мәчеттә һәм мәдрәсәдә дога укылачагына, икмәк музее һәм милли көнкүреш үзәгенең ачылачагына ышаныч белдерде.

Димәк, Шәһри Болгар тиз арада тагын да ямьләнәчәк, монда килүчеләр үзләрен уңайлы шартларда имин хис итәчәк. Елга ярындагы көймәләр тукталышы, кунакханәләр, башка җайланмалар төбәкне үзгәртәчәк. Ислам диненең иң кадерле ядкарьләре, милләт тарихның якты сәхифәләре – Болгар, Алтын Урда дәүләтләренең бөек тарихы бирегә килгән һәр кешегә тетрәндергеч тәэсир ясаячак.

Кайберәүләр Болгар җыенына килүчеләрнең санын 50 мең, рәсми чыганаклар 40 мең кеше дип игълан итсә дә, бу көнне Болгарда булучылар үзләрен 100 мең, хәтта миллион милләттәш, дин кардәшләр арасында булган кебек хис итте.

Милли һәм тарихи узаңны ныгыту, иманны көчәйтү өчен күрелгән мондый чара узган гасырның 90нчы еллардагы милли күтәрелешне искә алырга сәбәпче булды. Ләкин бу эшнең ахыры түгел, ә башы гына икәнлеген искә алсак, Шәһри Болгар тирәсендә вакыт та, рухият та башка тизлек белән хәрәкәт итә дигән тәэсир кала. Әйтерсең, башка дөнья, башка заман башланган. Һәм борынгы дәүләтләр, Алтын Урданың беренче башкаласы Болгарда чыннан да шундый үзгә халәт.

XS
SM
MD
LG