Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт оешмалары берләшергә җыена


"Күк бүре" әгъзалары
"Күк бүре" әгъзалары

19 июнь икенче башкорт җәмәгатьчелеге җыены узды. Беренчесе узган елның 1 августында үткән иде. Икенче җыенда Русия парламентына сайлаулар мәсьәләсе тикшерелде, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов үткәргән сәясәттәге кайбер мәсьәләләр дә каралды.

Тәүге җыенны оештыручылар чарага халык җыелмасын өчен көч структураларының тырышлыгын ирештергән иде. Аңа караганда, районнардан автобуслар белән килергә чыгучыларны туктатып, чара булмаячагы турында хәбәр итеп, борылырга кушкан булганнар. Монысы да шома гына узмаган. Бу хакта “Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев хәбәр итте:

Ирек Агишев
“Без башта Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры бинасы янында җыелдык. Полиция, көч структуралары бик зур кызыксыну күрсәткәннән соң машиналарда шәһәрне ташлап чыгып китеп, Агыйдел елгасы буенда — табигать кочагында җыелдык.

Чарада “Күк бүре”, “Ак тамыр”, “Туган тел” оешмалары, “Башкорт халык патриотлары” хәрәкәтләре вәкилләре катнашты. Шулай ук студентлар һәм “Урал” халык үзәге вәкилләре дә килгән иде.

Чарада Русия парламентына сайлаулар мәсьәләсе тикшерелде. “Бердәм Русия” фиркасенең милли республикаларга тискәре мөнәсәбәте, мәгарифтәге милли компонентка битарафлыгы өчен без аны башка якламаска булдык. Кайсы фиркагә өстенлек бирергә – монысы турында уртак фикергә килеп булмады. Чөнки булган рәсми дүрт фирканең берсе дә безне якламаячак. Без яңа – Төбәкләр фиркасе төзелүен өмет итәбез.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов үткәргән сәясәттәге кайбер мәсьәләләр дә каралды. Башкортстан парламентындагы 120 депутат урынына 110 калдырылачагы турында канунны республика статусын киметү дип бәяләдек. Хәмитовның “башкорт телен теләгәннәр генә укырга тиеш” дигән сүзләре белән дә килешмибез. Без әлеге мәсьәләләрдә президент белән түгәрәк өстәлләр уздырачакбыз. Инде бу турыда президент хакимияте белән сөйләшүләрне башладык та инде”.

Җыенда Путинның Халык фронтына кергән бердәнбер башкорт оешмасы – Бөтендөнья башкортлары корылтаеның бу адымы тискәре бәяләнгән.

Киләчәктә зур проблемаларны уртак тикшерү һәм чишү өчен барлык башкорт җәмәгатьчелек оешмалары һәм хәрәкәтләрен бергә туплаган Башкорт җәмәгатьчелек оешмалары берлеге оештырырга карар иткәннәр. Ул берлекне оештыру корылтае 2 июльгә билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG