Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:56

Билалетдинов Русия җыелма хоккей такымы тренеры итеп билгеләнде


Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс"лар белән

Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс"лар белән

Зиннәтулла Билалетдинов Русия җыелма хоккей такымы баш тренеры итеп билгеләнде. Алдан аны бу урынга Русия хоккей федерациясе башкарма комитеты әгъзалары хуплаган.

Русия спорт министры Виталий Мутко, федерация матбугат хезмәте белдерүенчә, Билалетдиновка бер үк вакытта ике урында эшләү мөмкин булмаячагын инандырган.

Русия хоккей федерациясе тренеры Владислав Третьяк “Советский спорт”ка : “Билалетдинов белән килешүне, Сочи Олимпиадасын да кертеп, өч елга имзалаячакбыз”, дип белдерә.

Әлегә Казанның “Ак барс” клубын кем җитәкләячәге ачык кала.

Алты тапкыр дөнья чемпионы Зиннәтулла Билалетдинов 2004 елдан “Ак Барс”ның остазы булды. “Ак Барс” 2006 елда Русия чемпионатында, 2009 һәм 2010 елларда Гагарин Кубогында җиңү яулады.

XS
SM
MD
LG