Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда хокук яклаучы, журналист Эмадеддин Багхи азат ителде


Иранда төрмәгә утыртылган хокук яклаучы, журналист Эмадеддин Багхи азат ителде. Бу хакта Багхиның адвокаты хәбәр итте. Хокук яулаучы дәүләткә каршы пропаганда алып баруда гаепләнгән иде. Аңа биш ел дәвамында җәмәгать эше белән шөгыльләнү тыелды.

49 яшьлек журналист Иранда үлем җәзасына каршы булды. Ул 2009 елның декабрендә, оппозиция президент Мөхәммәд Әхмәдиниҗад кабат сайланганга каршылык белдергән вакытта, кулга алынган иде.
XS
SM
MD
LG