Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия президенты сәяси тоткыннарга яңа ярлыкау игълан итте


Сүрия президенты Бәшәр Әсад
Сүрия президенты Бәшәр Әсад
Сүрия президенты Бәшәр Әсад бүген сәяси тоткыннарга яңадан илкүләм ярлыкау булачагы турында белдерде. Бу соңгы өч атна эчендә икенче ярлыкау инде.

Әсад сүзләренчә, әлеге ярлыкау алдагылары белән чагыштырганда күпкә киң күләмдә булачак. 20 июньгә кадәр гаепләнгәннәр кичереләчәк.

Әсад үзенең кичәге чыгышы вакытында илдә реформалар үткәрергә һәм оппозиция белән сөйләшүләр башларга вәгъдә итте. Аңа кадәр күп айларга сузылган протест чараларын иминлек көчләре бастыра килгән иде.

Оппозиция президент вәгъдәсе белән килешмичә, кабат Әсадның хакимияттән китүен таләп итте.

Әсад яклылар, үз чиратларында, бүген ил башкаласы Шәм-Шәрифтә, Алеппода һәм башка калаларда меңнәрчә кеше катнашында президентны яклау чаралары үткәрде.
XS
SM
MD
LG