Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:02
Петрозаводски янында 44 кеше үлеменә китергән очкыч һәлакәтенә томан вакытында пилотлар ялгышы сәбәп булырга мөмкин.

Бу хакта Русия вице-премьеры Сергей Иванов булган кадәр мәгълүматларга таянып белдерде.

Сишәмбегә каршы төндә “Русэйр” һава ширкәтенең Мәскәүдән Петрозаводскига баручы очкычы һава аланына берничә чакрым җитмичә җиргә төшеп бәрелде һәм аңа ут капты.

Яраланган сигез кешенең бишесе Мәскәү хастаханәләренә җибәрелде. Зыян күрүчеләрнең өчесе, алар арасында 10 яшьлек малай да бар, Петрозаводски хастаханәләрендә кала. Аларның хәле бик авыр дип белдерелә.

22,23,24 июньдә Карелиядә матәм көннәре булачак.

XS
SM
MD
LG