Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Парижда Франция президенты белән очраша


Русия премьер-министры Владимир Путин Парижда Франция президенты Николя Саркози һәм хөкүмәт башлыгы Франсуа Фийон белән очрашты.

Фийон белән берлектә оештырган матбугат очрашуында Путин Сүрия турындагы сорауга җавап биреп, бәйсез дәүләтләрнең эшләренә тыкшыну дөрес түгел, дип белдерде.

“Бәйсез дәүләтләрнең эшенә тыкшынуның мәгънәсе юк, төбәктәге башка дәүләтләрдәге вәзгыятькә күз салсак – читтән идарә итүнең бер файдасы да булмаганы күренә. Бигрәк тә анда ниләр булып ятканы аңлашылмый да”, диде Путин.

Русия хөкүмәте башлыгы Париж янындагы Ля Бурже очкыч салонына да барды. Күргәзмәдә Русиянең 50дән артык ширкәте катнаша. Кунакларга яңа "Су-суперджет-100" очкычы тәкъдим ителгән. Әмма төп көндәшлек Airbus белән Боинг ширкәтләренең яңа очкычлары арасында бара.

Ля Бурже күргәзмәсе - дөньядагы очкыч сәнәгатенең иң зур һәм иң абруйлы чарасы булып тора.
XS
SM
MD
LG