Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:58

Казанда ачылган ислам бизнесы һәм финанслар саммиты кысаларында 3 көн рәттән эшләгән "Kazanhalal-2011" күргәзмәсе мөселманнар өчен инфраструктура, сату базары, бизнес даирәсенең киңәя баруын күрсәтте.


Бу күргәзмәгә бары тик эре җитештерүчеләр генә чакырылган иде. Оештыручылар сүзләренчә, 2011 ел чарасында барлыгы 60тан артык катнашучы, 3 меңләп тамашачы булып китте. Башкортстан, Магнитогорски, Түбән Новгород, Мәскәү һәм башка Русия төбәкләреннән, Индонезия, Малайзия һәм Төркиядән килгән эшмәкәрләр ризык, китаплар, кием һәм башка тауарлар тәкъдим итте.

Шулай итеп, "Kazanhalal-2011" күргәзмәсенә караганда, мөселманнар өчен инфраструктура, сату базары, бизнес даирәсе елдан-ел киңәеп бара дип әйтеп була.

Шул ук вакытта “хәләл” төшенчәсе шәригать кануннарын үтәп яшәмәгән кешеләрнең дә тормышына кереп баруын күреп булды. Сатып алучылар арасында яулык бәйләгән мөселманнар гына түгел, ислам динен тотмаучы, төрле милләт кешеләре булды.

Шәригатьчә суелган ит, хәләл казылык һәм башка итле әйберләрне бүгенге көндә Казанда зур кибетләрдә дә, мәчет тирәсендәге дини әйберләр сата торган урыннарда да табып була. Быелгы "Kazanhalal-2011" күргәзмәсендә Казан ит комбинаты, Челны-Бройлер кебек зур ширкәтләр дә, Мәскәүдән килгән мөселман эшмәкәрләр дә хәләл ит ашарга яратучыларны сайлау мөмкинлеге белән сөендерде.

Оренбур мөселманнары хәләл татлы әйберләр, пастила, мармелад белән сыйлады. Самар сатучылары хәләл кәнфитләр алып килде.

Әмма биредә ашамлыкларга гына түгел, мөселманнар өчен бар төрле хезмәтләр һәм татар милли һәдияләргә дә шактый урын бирелгән иде.

Сатып алучыларга түбәтәй, чүәкләр, ислам кагыйдәләрен белеп оештырылган ял итү сәфәрләре, дини китаплар һәм төрек теленнән тәрҗемә ителгән нәфис фильмнар тәкъдим ителде.

Чит ил һәм Русия җитештерүчеләре хәләл чималдан дип, бит, кул һәм башка төр кремнар, косметика тауарларын мактады. Шулай ук мөселманнар монда хокук белгечләрен, туйлар һәм никахлар оештыручы эре ширкәтләрне дә таба алды.

Татар апаларының кокос сөтен эчәсе килә

Сатып алучы Сәвия апа һәм аның дус ишләре әлеге күргәзмәгә башка җирдә булмаган хәләл тауарлар эзләп килгән иде. Ризыкны "хәләл кибет"ләрдә табып була, ди ул. Эзли торгач, Сәвия апа һәм тагын берничә татар апалары җаннары теләгән бер ят әйбер тапты.

Алар Малазия эшмәкәре алып килгән кокос сөте, ак солы боткалары белән бик кызыксынды. Алар аңа мөмкин кадәр тиз арада кибетләрен Казанда да ачарга тәкъдим итте. Шушы тауарларны тәкъдим итүче халыкара ширкәт башлыгы Абдул Рахман Мәҗид бу килүдә ике җирле ширкәт белән килешүләр төзелүен һәм якынча ярты елдан Татарстан базарына чыгарга җыенуын хәбәр итте.

Малайзия бик ерак булса да, тауар китертү авыр булмас, дип аңлатты Абдул Мәҗит әфәнде. Петербурга Малайзиядән әйбер даими килеп тора, Казанга да тоткарлыксыз китереп булачак, ди ул.

Ади Сурьянто
Шул ук вакытта чит ил эшмәкәре Казанда әллә ни зур үсеш көтми. Башлангычка, Малайзия эшкуарлары тиз пешерә торган ак солы, кокос оны һәм сөтен кечкенә кибетләргә сата башларга исәпли.

Индонезия дәүләте илчелегенең сәүдә өчен җаваплы хезмәткәре Ади Сурьянто да, әлегә үз ил тауарларын, мөселман киемнәр, киптергән җимешләрне таныту максатыннан гына килүен әйтте. Әмма, табигый тукымадан тегелгән Индонезия хиҗапларына ихтыяҗ бар инде, диде Индонезия вәкиле.

XS
SM
MD
LG