Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару планын игълан итәчәк


АКШ президенты Барак Обама Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару турында карар кабул итте, диде Ак Йортның матбугат вәкиле Джей Карни.

Карни сүзләренә караганда, АКШның Әфганстанда һәм Пакстанның чик буендагы төбәкләрендәге уңышы май аенда Осама бин Ладенга каршы чара белән генә чикләнми.

2009 елда АКШ Әл-Каидага каршы көрәшкә Әфганстанга өстәмә хәрби көчләрен җибәргән иде.

“АКШ Талибанны көчсезләндерү, әфган иминлек көчләрен туплау һәм илне террорчылар җыелган урынга әйләнүдән саклап калды”, диде Карни.

АКШ президенты Обаманың Әфганстанда 10 еллык хәрби чараның нәтиҗәсе һәм гаскәрләрне чыгару планы белән чыгыш ясавы көтелә.
XS
SM
MD
LG