Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә көрдләр яклы депутат парламенттан куылды


Төркиядә көрдләр яклы сәясәтче Хатип Диҗленең депутатлык мандаты алынды. Илнең югары мәхкәмәсе сәясәтчене террор белән бәйле эшчәнлектә гаепләп чыкты.

Диҗле 2009 елда сепаратизмда гаепләнеп 20 ай төрмәгә хөкем ителгән булган.

12 июньдә узган сайлауда Диҗле парламентка бәйсез депутат итеп сайланды. Әмма сайлауга берничә көн кала мәхкәмә үз карарының гамәлдә калуы һәм сәясәтченең депутат була алмавы турында белдерде.
XS
SM
MD
LG