Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:31

Удмуртиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә гадәт буенча милли бәйрәмебез Сабантуйлары гөрләп уза. Алнаш, Балезино төбәкләрендә бәйрәм иттеләр инде. 25 июньдә мәйданнарга Воткинск, Сарапул, Можга шәһәрләрендә яшәүчеләр җыелачак. 2 июльдә Сабан туе бәйрәме Ижауда узачак.


Республика күләмендә милли бәйрәмебез Сабан туен Удмуртиядә инде ике дистә елдан артык оештыралар. Ул төрле елларда төрле мәйданнарда узды. “2011 елның Сабан туен үткәрү өчен милли оешмалар җитәкчеләре уртак фикергә килеп, Ижау шәһәренең ипподромын сайладылар”, дип сөйләде милли сәясәт министрлыгы белгече Айрат Гайнетдинов.

“Спартак” халык иҗаты йорты мөдире Резедә Миркасыймова да бәйрәмне уздыру өчен урын җайлы булуын, кешеләргә шәһәр транспортында килергә бик җайлы дип басым ясады.

2010 елда Федераль Сабан туенда ат чабышы ипподромда узды. Ипподромны төзекләндерү өчен хакимият зур күләмдә акча бүлеп бирде. Анда тамашачылар өчен урындыкларны җайлы һәм матур итеп ясадылар. Иң мөһиме – ат ярышы өчен трасса заманча итеп эшләнде.

Үткән елларда Сабантуйларда ат чабышлары гына уздырылса, быел малкайларның башка төр бәйгеләрдә катнашуын да күзәтеп булачак.

Ипподромда узачак бәйрәмдә Сабантуйлары программасына кертелә торган күп кенә уеннар, ярышлар каралган. Сабантуйга, гадәттә, гаилә белән киләләр. “Балалар күңелендә дә бәйрәмдә матур хисләр калдыру өчен мөмкинлекләр тудырылачак”, дип ышандырды Айрат Гайнетдинов.

Сабантуйларын чит төбәкләрдә күңелле һәм барлык шартларына туры китереп уздыру максатыннан Татарстаннан ярдәмгә киләләр. Ел саен Удмуртиянең татарлар гомер иткән төбәкләрендә дә милли бәйрәмебезне оештыруга Татарстанның берәр районы зур көч куйды. Мәсәлән, үткән ел федераль Сабан туен оештыруда Түбән Кама районы зур өлеш кертте.

Быелгы Сабан туена килешү нигезендә Саба районы ярдәм итәчәк. Алар сәгать ярымлык концерт әзерләп алып киләчәкләр, шулай ук хакимнәр булачак һәм милли сувенирлар салу оештырачаклар.

“Әлбәттә, концерт программасы күрше республикадан килгән сәнгать осталары чыгышлары белән генә чикләнмәячәк”, дип дәвам итте республиканың Халыклар дуслыгы йорты методисты Лариса Гайнетдинова. Удмуртиянең берничә төбәгеннән иң оста сәнгатькәрләр катнашачак.

Сабан туе әле бит ул тамаша кылу гына түгел. Анда катнашып, бүләк алу да зур теләк. Шуңа да җырга-моңга һәвәс милләттәшләребез дә үзләрен кече сәхнәдә сынап карый алачаклар.

Бәйрәмне әзерләүдә күп кенә оешмалар, аерым милләттәшләребез катнаша. Шулай ук республика хакимияте дә, шәһәр администрациясе дә матди ярдәм биргән. Дөрес, оештыручылар сүзләренчә, бу сумма – 120 мең сум, бик аз. Киләсе елларда матди ярдәм күбрәк булсын иде дигән теләктә алар.

Быелгы бәйрәмне оештыруда “Иман” татар яшьләренең өлеше зур. Алар ярышлар, уеннар оештыруны үз җилкәсенә алган. Шулай ук кич “Авиатор” кафесында дискотека да оештырылачак.

Егетләр-кызлар көндезге тамашалардан соң дискотекага җыелса, башка милләттәшләребез кичен дә бәйрәмне дәвам итә алачак. Гадәттәгечә, “Спартак” халык иҗаты йорты аланында Кичке Сабантуй булачак. “Анда танылган җырчылар, биючеләр чыгышлары милли уеннар белән үрелеп алып барылачак”, дип билгеләп үтте “Спартак” халык иҗат йорты мөдире Резедә Миркасыймова.

Шулай итеп, Сабантуй ипподромда башланып, ул бу мәйдан чикләрен узып, шәһәрнең татарлар тупланып яшәгән Ленин районында дәвам ителәчәк. Төнге сәгать унда яшьләр дискотекада күңел ача алачаклар.

2 июльдә шулай ук Кече Пурга районында да милли бәйрәмгә Яган авылы аланына җыелачаклар. Ә бу урын Пугачево авылыннан ерак түгел. Анда июнь башында хәрби складта снарядлар шартлаган иде. Бу төбәктә дә милли бәйрәмне уздыру өчен мөмкинлекләр тапканнар. Аланны шартламаган кораллардан арындыру максатыннан тикшереп чыкканнар. Димәк, тамашага җыелган халыкка зыян булмас.

XS
SM
MD
LG