Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:02

Сүрия Европа Берлеге санкцияләрен кире какты


Тышкы эшләр министры Вәлид Муалләм чит илләрнең Сүриянең эчке эшләренә тыкшынуын кискен тәнкыйтьләп, Европа Берлеге чикләүләрен кире какты.

Министр, шулай ук, Сүрия хакимиятләренең ризасызлык белдереп урам җыеннары уздырган халыкка каршы көч куллануны тәнкыйтьләүче илләргә кушылган Төркия белән Сүрия яхшы мөнәсәбәтне бозарга теләми, диде.

Атна башында Европа Берлеге илләре Сүриядәге режим вәкилләренә каршы чикләүләрне кырыслату нияте турында белдерде.

Март аенннан бирле Бәшәр әл-Әсадның президент урыныннан китүен таләп итеп узган урам җыеннарында һәлак булганнарның саны 1400дән арткан, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG