Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Европа Берлеге Русиягә яшелчә сата башлау турында килеште


Русия һәм Европа Берлеге Европада үстерелгән яшелчәне Русиядә яңадан сата башлау турында килеште. Бүген бу хактагы килешүгә берлекнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Джон Далли кул куйды. Берлек вәкилләре Русиягә сатылачак яшелчәдә E.coli бактериясе булмаячагы тикшереләчәк, дип белдерде.

Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко Европадан яшелчәне Русия базарына кайтару шартлары турында килешенде, әмма бу тиз генә мөмкин булмаячак, диде.

2 июньнән бирле Русия Европадан яшелчә кертүне тыйган иде. Берничә илдә таралган эчәк кизүе нәтиҗәсендә 40лап кеше үлде.
XS
SM
MD
LG