Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутскида студентлар һәм укытучылар протест чарасына чыкты


Иркутскидагы Көнчыгыш Себер дәүләт академиясе студентлары һәм мөгаллимнәре бүген урам җыены оештыра.

Йөзләп кеше шәһәр үзәгенә “Югары уку йортларындагы тотрыклылык - төбәктәге тотрыклылык!”, “Ректорны үзебез сайлыйбыз!”, “Себернең иң борыңгы уку йортына һөҗүм”, “Укытучы белеме бирелмәсә - балалар бакчалары, мәктәпләр, Сколковоның киләчәге юк!” дигән шигарләр тотып чыкты.

Русия президенты Дмитрий Медведевка язылган ачык хатта, академия ректоры Александр Гаврилюкның урыныннан алынуы, аның урынына билгеләнгән кеше белән укытучыларның эшләргә баш тартуы турында язылган.

Пикетчылар моның максаты уку йорты милкен хосусыйлаштыру омтылышы, дип фаразлый. Президентка юлланган хатта Көнчыгыш Себер дәүләт академиясенә каршы чаралар турында башка мәгълүматлар да бар.
XS
SM
MD
LG