Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:21

Исламны фашизм белән чагыштырган сәясәтче гаепсез дип табылды


Геерт Вилдерс

Геерт Вилдерс

Амстердам мәхкәмәсе Һолландия сәясәтчесе Геерт Вилдерсны мөселманнарны эзәрлекләмәгән һәм аларга каршы нәфрәт тудырмаган, дип тапты.

Үзенең “Фетнә” фильмында һәм берничә интервьюсында Иреклек партиясе рәисе исламны фашизм белән, Коръәнне Һитлерның Mein Kampf китабы белән чагыштырган иде.

Мәхкәмә карарында, сәясәтченең бу чыгышлары - мөһаҗирлек проблемалары һәм төрле мәдәниятләрнең бергә яшәве турында җәмгыятьтә баргын сөйләшүләрнең бер өлеше, алар мөселманнарны эзәрлекләү дип санала алмый, диелгән.

Вилдерс үзе бу сүзләрне сүз иреге хокукыннан файдаланып әйтүен белдергән иде.

XS
SM
MD
LG