Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баскан халкы сугыш ветераннарына һәйкәл куйды


Тугызынчы дистәне тутырып киткән авыл карты Самат Абдуллин сөйли
Тугызынчы дистәне тутырып киткән авыл карты Самат Абдуллин сөйли

Мамадыш районы Баскан авылы халкы үз акчаларына төрле сугышларда һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә һәйкәл ачты. Авыл тарихын мәңгеләштерүчеләр арасында “Айфара” төркеменең төп җырчысы Алмаз Шәрифуллин да бар иде.


Мамадышның Баскан авылы халкы, мондый һәйкәл Русиядә юктыр ул, ди. Берничә сугышны үзенә берләштергән истәлек ташы Германия гаскәрләре Советлар берлегенә бәреп кергән көннең 70 еллыгы алдыннан булдырылды.
Баскан авылы уртасында һәйкәл ачылу тантанасы


“Авыл тарихын өйрәнгән абзыйлар, бабайлар менә шундый авылдашларыбыз да бар дигәч, барысын да бергә берләштерергә булдык. Пугачев явында, беренче бөтендөнья, гражданнар, Бөек Ватан сугышы белән Әфган бәрелешендә катнашкан каһарман авылдашларның исемнәрен мәңгеләштердек”, диде һәйкәл ясау эшенә үз өлешен керткән “Айфара” төркеме әйдәманы Алмаз Шәрифуллин.

Аның әтисе Габдулла һәм бабасы Шәрифулла Баскан авылында туа. Бүген Шәрифуллиннар яшәгән нигездә башка кешеләр торса да, Алмаз ата-бабасының авылын белеп, якын итеп үсә. Яңа ачылган һәйкәл эшенә бик теләп кушыла, авылда мәчет булдырганда да читтә калмый.
Каһарманнар хөрмәтенә ачылган һәйкәл


“Һәйкәл ачу теләге миннән чыкмады, бу эшне авылдашлар башлап йөрде. Узган ел мәчет ачылгач, аның кырыена истәлек ташы куярга кирәклекне аңладык. Максатыбыз – Баскан авылын ямьләндерү, ата-бабаларга хөрмәт белдереп, яшьләрне туган җиргә тарту. Изге эшләр әле моның белән генә тукталмаячак”, диде Алмаз Шәрифуллин.

Дүрт гасырны берләштергән һәйкәлгә 208 кешенең исем-фамилияләре сыйган. “Айфара” җырчысы Алмаздан тыш, истәлек ташын булдыруда Басканда туып үскән, Алабугада эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Мирсәгыйть Галимов күп көч түгә, һәйкәлнең рәвешен уйлый. Шулай ук башка авылдашлар да үз өлешләрен кертә, район җитәкчелеге дә читтә калмый.

Ветераннар хөрмәтенә һәйкәл ачылганнан соң, авылның аксакалы Самат Абдуллин Коръән сүрәләре укыды, картлар тәкбир әйтте. Аннан авыл Сабан туе узды. Милли бәйрәмне дә Баскан ир-егетләре үз көчләре белән оештыра икән.
Илдар Хуҗа һәм Алмаз Шәрифуллин, Баскан авылы Сабан туе, 2011 ел


Сабан туенда “Айфара” төркеме иң популяр җырларын башкарды, шулай ук аның белән Казаннан килгән башка артистлар да чыгыш ясады.

Бу эш-хәрәкәтләр белән 200дән артык халкы булган Баскан авылы үзен картаючы, бетүче авыллар рәтендә түгеллеген күрсәтергә тырышты.

Әйтүләренә күрә, Баскан авылы тарихы Казан ханлыгы дәверенә барып тоташа. Риваятьтән күренгәнчә, авылның исеме Акчура була. Бу авыл ике бабадан башланган: Сәли һәм Имәнкол. Акчура авылын урманнан чыгып юлбасарлар баскан. Шуннан аның исеме “Баскан” булып китә, дип сөйли авыл халкы.
XS
SM
MD
LG