Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Әфганстаннан гаскәрләрен чыгара башлый


Обама чыгышын АКШ һәм Әфганстанда тыңладылар
Обама чыгышын АКШ һәм Әфганстанда тыңладылар

Президент кыйммәткә төшкән хәрби чараны тәмамлап, игътибарны АКШның эчке проблемаларын чишүгә бирәчәген әйтте.

Көтелгәнчә, АКШ президенты Барак Обама, узган елда Әфганстанда халыкара гаскәрләр саны арттырылгач булган уңышларны телгә алып, АКШ үз көчләрен чыгара башлый, дип хәбәр итте.

Гаскәрләрнең ун меңе быел, тагын 23 меңе киләсе елның җәенә, тулысынча исә хәрби көчләр 2014 елга кадәр чыгарылачак.

“Бер нәтиҗәсез күпме сугыш күргән җирдә тынычлыкны хәрби чаралар белән генә урнаштырып булмаганын беләбез. Шул сәбәпле, без әфган хөкүмәтен һәм иминлек көчләрен ныгытабыз. АКШ илдә эчке каршылыкларны бетерергә ярдәм итәчәк. Ул эшкә Талибанны да катнаштыру ихтималы бар. Безнең карашыбыз бер: тынычлык процессын Әфганстан хөкүмәте оештырырга тиеш. Тыныч Әфганстанда яшәргә теләүчеләр “Әл-Каидә”, көч куллану белән элемтәне өзеп, конституциягә буйсынырга тиеш булачак. Максатыбыз ирешерлек, аны гади генә болай аңлатып була: Әфганстан безгә яки безнең беректәшләргә һөҗүмнәр әзерләгән “Әл-Каидә”нең сыену урыны булырга тиеш түгел. Әфганстаннан үрнәк дәүләт ясарга тырышмаячакбыз. Без булдыра алганны - Әфганстан халкы белән хезмәттәшлек булдырырга тырышачакбыз. Бу мөнәсәбәтләр ныклы булып безгә террорчыларга каршы торырга һәм шул ук вакытта бәйсез әфган хөкүмәтен якларга ярдәм итәчәк”, диде Обама.

Обаманың бу чыгышын хәрби белгечләр хупламады.

“Обама 17 ай элек ясаган хатаны кабатлады. Ул чакта ул 2011 елның җәендә АКШ көчләрен Әфганстаннан чыгару башланачак, дигән иде. Сугыш барганда дошманга “мин китәм” дип әйтмиләр. Бу карар АКШның дөньядагы имиджына начар йогынты ясаячак, АКШка ышаныч кимиячәк. Ул гына да түгел, президентның бу сүзләреннән соң Талибанның АКШ гаскәрләренә тагын да катырак һөҗүмнәр башлау нияте булырга мөмкин”, диде Пентагонның элекке хезмәткәре Эли Краковски.

АКШның ел азагына кадәр Әфганстаннан ун мең хәрбиен чыгарачагы турындагы планга Талибан ризасызлык белдерде.

Үзләрен “Әфганстанның ислам әмирлеге” дип атаган төркем сугышчылары халыкара гаскәрләрне илдән кичекмәстән чыгара башлауны таләп итеп белдерү таратты. Кире очракта талиплар “кораллы сугышны көчәйтү” белән янады.
XS
SM
MD
LG