Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Медведев Ту-134 очкычларын туктатырга кушты


Карелия башкаласы янында булган казадан соң Русия президенты Дмитрий Медведев Ту-134 машиналарында очышларны туктатырга фәрман бирде.

Петрозаводски һәлакәтендә 45 кеше үлде.

Бүген дәүләтара һава юллары комитеты очкычның кара тартмаларын тикшерү нәтиҗәләрен игълан итте. Җиргә төшкәнче очкычның барлык җиһазлары эшләгән, очкыч ватылган булуына дәлилләр юк, диелгән комитет белдерүендә.

Иминлек кагыйдәләрен бозу очрагы тикшерелә.

Ту-134 очкычлары 1966-1984 елларда Харьковта ясалды. Алар элекке Советлар Берлеге һәм көнчыгыш Европа илләрендә күп очты. 2006 елда кулланышта 245 очкыч булса, 2009 елга бу сан 100гә калды. Бүгенгә кадәр Русиянең берничә һава ширкәте Ту-134 очкычын (UTAir, “Ямал”, “РусЭйр”) чартер очышлар өчен куллана иде.
XS
SM
MD
LG