Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:30

Казан өч ил президентын каршыларга җыена


Серж Саргсян (с), Дмитрий Медведев, Илһам Алиев очрашуы, 5 март, 2011 ел, Сочи.

Серж Саргсян (с), Дмитрий Медведев, Илһам Алиев очрашуы, 5 март, 2011 ел, Сочи.

Казан очрашуына дөнья илләре зур өметләр баглый, Татарстан хакимияте олы әзерлек чараларын күрде.


Казанда зур түрәләрдән алып урам себерүчеләренә кадәр президентлар очрашуына әзерләнделәр. Татарстанга 3 президентның килүе, ә Русия җитәкчесенең 2 көнгә калып, монда Бөтенрусия җыеннарын оештыруы җирле хакимиятнең төн йокыларын качырды.

Казан очрашуына өметләр зур

Рәсми чыганаклар мәгълүматына күрә, Казан очрашуы дип йөртелә торган җыенның игътибар үзәгендә күп еллар буе чишелми торган Таулы Карабах мәсьәләсе торачак. Казандагы очрашу берничә ел элек башланып киткән күп яклы сөйләшүләр кысаларында оештырыла. Моңа кадәр, ел башында яклар Сочида күрешеп сөйләшкән иде.

Серж Саргсян
Казан очрашуы алдыннан Әрмәнстан президенты Серж Саргсян Страсбургта үткәргән матбугат очрашуында, “Казанга күтәренке кәеф белән барам һәм конструктив диалог көтәм”, дип әйткән иде. Ул, Карабах низагында катнашучы якларның карашларын белдерер чак җитте, дип саный.

Карабах сөйләшүләре соңгы вакытта активлашып китте. 26 майда Довильдә Русия, Франция һәм АКШ президентлары “зур сигезлек” саммиты кысаларында низагны хәл итү принципларын кабул итәргә чакырган белдерү белән чыкты.

Русия тышкы эшләр министрлыгы да Казан саммитына зур әһәмият бирә. Бу оешма тараткан белдерүдә “24 июнь очрашуының Таулы Карабах мәсьәләсен чишүдә хәлиткеч булуына” өметләр баглана.

Азәрбайҗан да Казан очрашуына карата оптимистик карашта тора. Aze.az агентлыгы хәбәр иткәнчә, Азәрбайҗан Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Бахар Морадова, “Казан очрашуында президентлар нигез принципларда килешсә, солых өстендә эшне башларга мөмкин булачак”, дип белдергән.

Казан зур кунаклар көтә

Беренче мәгълүматларга караганда, 23 июнь көнне кичен Казанга Азәрбайҗан рәсми төркеме килә, 24 июньдә Русия һәм Әрмәнстан президентларын көтәләр.

Җомга көнне, көннең икенче яртысында, 3 ил җитәкчесе Кирмән белән танышып чыкканнан соң, Татарстан президенты йортында эшлекле очрашулар үткәрергә тиеш.

Русия, Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан президентлары Татарстан президенты белән очрашырмы, яки Дмитрий Медведев кына Рөстәм Миңнеханов белән күрешеп алырмы – әлегә хәбәр ителми.

Аннан соң, кичен кунаклар Казан ат спорты комплексына Русия президенты бүләкләре өчен оештырылган ат чабышларына барачак. Анда әрмән һәм азәрбайҗан милли оешмалары әгъзаларын дә чакырганнар. Алар үз илләре җитәкчеләре белән очрашырга өметләнә.

Казандагы әрмән һәм азәрбайҗан милли җитәкчеләре рәсми төркемнәргә кертелеп, үз ил президентларын каршы алырга һава аланына да бара.

Икенче көнне иртән югары дәрәҗәле җитәкчеләр Казан Сабан туена чакырылган. Рәсми чыганаклар Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан башлыкларының анда катнашуын расламый, ә менә Русия президенты Дмитрий Медведевнең, Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның Мирный бистәсендәге Сабан туенда чыгыш ясавы көтелә.

Президентлар яңарыш алып килде

Президентлар йөрисе юлларны инде бер айлап яңарталар, ямыйлар. Мирный бистәсендәге Каенлыкта бик тиз арада агачтан шәһәрчек салып куйганнар. Казанның үзәк урамнарында һәм Кирмәндә күп кешедән торган төркемнәр ашыга-ашыга биналарны буяды, акшарлады. Акча һәм вакыт җитмәгәнлектән тузган, буяулары купкан йортларны матур рәсемнәр төшергән тукыма белән каплап куйдылар.

Президентлар машиналарының кайсы урамнан үтәсен иминлек чараларыннан ук чамалап булды. Горький паркыннан алып Кирмәнгә кадәр арада, Болак буйларында, ягъни Казанның үзәк урамнарында 2 көн буе 30 метр саен полиция хезмәткәрләре торды. Алар юл буендагы биналарга кереп йөрүчеләрнең документлары тикшерде, тәртип саклады.

Юл иминлеге өчен җаваплы хезмәтләр җомга-шимбә көннәрен, юллар ябылу сәбәпле, шәһәр үзәгендә йөрүдән тыелып торырга чакыра.

Бөтен Казан халкы шәһәр Сабан туенда күңел ачып йөргәндә, Казан Ратушасында Русия президенты Дмитрий Медведев җитәкчелегендә Сочи олимпиадасы һәм Казан Универсиадасына әзерлек мәсьәләләренә багышланган Русиякүләм эшлекле сөйләшү узарга тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG