Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:19

Русиядә полиция белән бәйләнешле җинаятьләр ачыла тора. Хокук яклаучылар, халык хокук саклаучыларга ышанмый, полиция реформасы авырлык белән бара, ди.

Владивостокта яшәүче Виталий Мясин эшкә барырга әзерләнгәндә, полиция офицеры киемендәге ике кеше ишеген шакып ачтырып, аңа “Син җинаять кылуда шикләнеләсең”, дип белдерә. Сорау алу өчен полиция бүлегенә бару кирәклеген дә әйтәләр. Мясинны шәһәр читенә алып китеп, пычак белән чәнчеп үтерәләр. Өч көннән соң кулларына төшкән ачкычлар белән фатирга кереп, Мясинның 38 яшьлек җәмәгате Наталья Гайдукованы мендәр белән томалап үтерәләр.

Натальяның 80 яшьлек әтисе Иван Гайдуков кызының бернинди дошманы да булмаганлыгын әйтә. Кызы һәм кияве үлеменнән соң Гайдуков үзләрен караучы калмаганга бик борчыла.

“Без хәзер карчык белән икәү генә калдык. Миңа 80, ә аңа 73 яшь. Кемдер карарга тиеш, ә дәүләт мине тәрбиягә алмаячак бит”, дип белдерде Гайдуков.

Мондый җинаять Владивосток шәһәрендә беренче тапкыр гына түгел. Мясиннар әлеге җинаятьче төркеме үтергән җиденче очрак. Җинаятьче төркем Владивостокта ихтыяры нык булмаган, көчсез кешеләрне эзләп табып, аларны юк итү максаты куя.

Приморье төбәге мәхкәмәсе 14 июнь көнне биш кешедән торган җинаятьчел төркемгә хөкем карары чыгарды. Алар кеше үтерүдә, ялган документлар ясауда, ялган юл белән милеккә хуҗа булуда гаепләнде һәм 9 елдан алып гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде.

Җинаять чылбыры озын

Владивостоктагы хәл Русиядә хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре катнашкан беренче генә җинаять түгел.

Русиядә ришвәткә каршы көрәш комитеты вәкиле Кирил Кабанов мондый хәлләрнең бик еш булуын һәм төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең дә ришвәт белән бәйләнештә торуын әйтә.

“Бу чылбырда полиция генә түгел, ә нотариус, хөкемдарлар да катнаша. Элгәре криминал риэлтор эшчәнлектә катнашкан хөкемдарларга карата да мәхкәмә эшләре булгалады инде. Бу үзенә күрә җинаятьчел ришвәт бизнесеның бер өлеше булып тора”, ди Кабанов.

Владивостокта хөкем ителгән җинаятьчел төркемнең җеп очы зуррак һәм югарыракта утырган түрәләргә дә барып тоташкан булырга мөмкин. Әмма әлегә моңа дәлилләр юк.

Һәркем үз вазифасында

Приморье төбәгенең баш тикшерүчесе Аврора Римская бу хәлдән соң журналистларга: “Бу төркемдә тәҗрибәсенә һәм дәрәҗәсенә карап һәркемнең үз вазифасы булган”, дип белдерде.

Мисал өчен, Владивостокның Первореченски районындагы полиция офицеры Салават Бикташев ихтыяр көче нык булмаган фатир хуҗаларын эзләп табарга тиеш була.

Полициянең элекке офицеры Владимир Басманов эшләгәндә бирелгән, хәзер үзендә сакланган униформасын киеп, Сергей Власенко белән бергә тиз ышанучыларны тоткарлаган булып кылана.

Левада: халкының өчтән ике өлеше полициядән шүрли
Әлеге банданың калган ике кешесе: милек ширкәте мөдире Вадим Нуждин һәм эшсез Сергей Черненко ялган документлар ясап фатирларны сату белән шөгыльләнгән.

Приморье өлкәсе мәхкәмәсе сүзчесе Сергей Игнатенко сүзләренчә, җинаятьчеләр эзләрен югалту өчен булдыра алганның барсын да эшләгән.

“Басманов һәм Власенко, фатирларны үз кулларына төшерү җиңелрәк булсын өчен, хуҗаларны кеше йөрми торган җиргә алып чыгып үтергәннәр, җәсәдләрен яндырганнар”, ди Игнатенко.

Егерме еллык тарихлы җинаять

Җинаятьчел төркем эчәргә һәм наркотиклар кулланырга яратучыларны һәм шулай ук ялгыз, өлкән яшьтәге кешеләрне алдан эзләп таба торган булган. Алар арасында 80 яшьтән узганнар да бар.

1990 елдан башлап Русиядә андыйлар җинаятьчел төркемнәрнең төп хәдәфләренә әйләнә. Йомшаклыкларын кулланып имзаларын куйдырып, фатирларын тартып алалар. Кайберәүләр алданып шәһәрдән китеп, авылда искереп беткән кечкенә генә йортларда яшәргә дучар булды.

Владивостокта яшәүче журналист сүзләренчә, Мясиннар эчәргә яраткан.

Әлеге җинаятьчел төркемне тотар алдыннан гына, алар ике фатир сатып ике миллион 520 мең сум акча эшләгән. Калган өч фатирны сатарга өлгерми калалар.

Гайдуков полиция эшне кызу тоткан булса, кызы исән калган булыр иде, дип әйтә. Ире югалгач, хатын полициягә мөрәҗәгать итә, ә полиция исә бары тик өч көннән соң гына җинаять эше кузгатылачак, дип белдерә.

Владивостоктагы әлеге хәл Русия халкының полициягә иң начар мөнәсәбәт белдергән вакытына туры килә. Апрель аендагы сораштыруларга күрә, Русиядә яшәүчеләрнең 60%ы полиция яклавына ышанмый. Ә 16% халык хокук саклау оешмалары эшчәнлегенә битараф.

Узган ел “Левада” фикер белешү үзәге үткәргән тикшерүләргә күрә, Русия халкының өчтән ике өлеше полициядән шүрли.

Краснодарда да полиция кулы уйнаган

Узган ел ноябрь аенда Русиянең көньягындагы Краснодар өлкәсендә бер фермер өендә 12 кеше, алар арасында 4 бала да бар, үтерелгән иде. Әлеге җинаятьтән соң кулга алынган 20 кешелек төркемдә полиция офицерлары да була. Криминал белән бәйләнгән агроширкәт вәкилләре фермерларның өйләрен, җирләрен саттыру өчен тырышкан булган.

Русиядә яшәүчеләр полицияне криминалны багучылар (крыша) буларак та күрә.

Русия президенты Дмитрий Медведев полиция реформасын илдәге иң зур үзгәрешләрнең берсе буларак күрсәтергә тырыша. Ул советлар заманыннан калган милицияне полициягә үзгәртергә, хезмәт хакларын күтәрергә, ә саннарын 20%ка киметергә тели.

Март аенда Русия Дәүләт думасындагы тыңлауларда әлеге үзгәрешләрне барлык депутатлар да хупламады.

“Transparency International” оешмасы Русия бүлегенең коррупциягә каршы көрәш үзәге башлыгы Елена Панфилова бу реформалар әкрен тормышка аша, ә төбәкләргә тагын да ныграк авырлык белән барып җитә дигән карашта.

“Гадәттә, үзгәрешләр өстән – Мәскәүдән башлана. Төбәкләргә таралганда үзенең көчен югалтканнан-югалта бара. Уйлавымча, үзәктән төбәккә берәр үзгәреш барып җитсен өчен, сәясәтчеләр күп көч түгәргә тиеш”, ди Панфилова.

XS
SM
MD
LG