Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Франция президентлары Казан саммитына теләктәшлек белдерде


АКШ президенты Барак Обама Таулы Карабах низагын чишүгә багышланган Казанда үтәчәк сөйләшүләрдә алга китеш булсын, дип теләде.

Кичә ул бу хакта Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан президентлары белән телефон сөйләшүендә әйткән.

Франция президенты Николя Саркози Әрмәнстан башлыгы Серж Саргсянга җибәргән хатында, президентларны тынычлыкка ирешер өчен батыр һәм зирәк акыллы булырга чакырган.

“Карабахта тынычлык урнаштыру вакыты җитте”, диелгән хатта.

Франция президенты Саркози сөйләшүләрдә уңышлар теләде.

Илһам Алиев һәм Серж Саргсянның ике тарафның көч кулланмаячагы турындагы килешү Казанда имзаланыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG