Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама "Америка авазы" радиосына әңгәмә бирде


Обама "Америка авазы" радиосына әңгәмә бирде
please wait

No media source currently available

0:00 0:10:29 0:00
йөкләү

"Америка авазы" радиосы хәбәрчесе Андре де Нешнера АКШ президенты Барак Обама белән Әфганстан һәм Пакстан тирәсендәге мәсьәләләр турында сөйләште.

АКШ президенты Барак Обама алдагы 18 айда Әфганстандагы гаскәрнең өчтән берен чыгару турында игълан итте. "Америка авазы" радиосы хәбәрчесе Андре де Нешнера Обама белән Әфганстан һәм Пакстан тирәсендәге мәсьәләләр турында әңгәмә корды. Азатлык радиосы шушы әңгәмәнең бер өлешен сезнең игътибарга тәкъдим итә.


– Сез әле генә Әфганстандагы американ гаскәрләре санын киметүне игълан иттегез. Әфган халкы моны ничек кабул итәргә тиеш?

– Минемчә, бу без ел ярым элек гамәлгә куйган өстәмә тырышлыкның уңышы булып тора һәм берүк вакытта безнең күчеш чорына җитди каравыбызны күрсәтә. 2009 елда мин өстәмә 30 мең гаскәр җибәрүне игълан иткән идем һәм безнең максат бик ачык иде – без илнең торган саен зуррак өлешен үз карамагына ала барган Талибанны сүрелдереп, вакытны әфган иминлек көчләрен, үз илләрен үзләре якларлык итеп әзерләү өчен кулланырга теләдек. Без шуннан соң искитмәле алгарыш ясадык – хәзер менә өстәмә 100 меңләп әфган гаскәриен әзерләүне күрәбез, Кандаһар һәм Һилманд кебек шәһәрләрнең Талибан контроленнән чыгуын күрәбез, андагы халык хәзер үзен иминрәк хис итә ала – һәм хәзер инде без теләгән нәрсә шул: ел азагына кадәр без 10 мең американ гаскәриен чыгарачакбыз, киләсе җәй азагына кадәр тагын 23 мең чыгарылачак, шуннан соң без әфган көчләре аякка күчеш чорын дәвам итәчәкбез. Бу күчеш 2014-тә тәмамланып, без әфган халкы һәм хөкүмәте белән тыгыз мөнәсәбәтләрне сакларга телибез. Әмма хәрби катнашу инде хәзерге төсле булмаячак, без әфганнар белән хезмәттәшлекне икътисади вә тәрәккыят өлкәләрендә дәвам итәрбез дип өметләнәбез.

– Сез әфган хөкүмәтен телгә алдыгыз – президент Карзаи соңгы араларда Кушма Штатлар һәм НАТО турында шактый тәнкыйди иде. Сезнең ул ясаган белдерүләрдән күңелегез төштеме? Ул ниндирәк беректәш булды?

Әңгәмә вакытында
– Беләсезме, ахыргы чиктә, президент Карзаиның дә стратегик мәнфәгате, безнеке кебек үк, бердер дип уйлыйм. Ул да булса – үз язмышын үзе хәл итәрлек, гомумән халыкара җәмәгатьчелекне, ә аерым алганда, Кушма Штатларны әфган омтылышларын якларлык көчле партнер итеп күрүче мөстәкыйль әфган хөкүмәтен булдыру. Күпсанлы чит гаскәрләр булган илдәге катлаулы мохитта киеренкелекләр булуы көн кебек ачык, бусы хак. Әмма гомумән алганда, Әфганстанны террор оясы булудан коткару, әфган конституциясенә тугры калу аның үз мәнфәгатендә. Аның үз өстенә алган шушы йөкләмәләре Кушма Штатлар мәнфәгатьләре белән турыдан-туры тәңгәл.

– Белүегезчә, Әфганстанда солых сүзен кулланырга яраталар. Сез бу солыхны ничек аңлатыр идегез һәм дә Кушма Штатларның бу процесста роле нинди? Вашингтон Талибанның кайбер төркемнәре белән сөйләшүләр үткәрүне хуплыймы?

Без бу турыда даими әйтеп килдек – төбәктә чын солыхка ирешү өчен сәяси чишелеш кирәк. Ләкин сәяси чишелешнең шартлары мөһим. Без һәркем белән сөйләшергә әзер һәм әфганнарны да шуңа өндибез. Ләкин бу һәркем Әл-Каидә белән араларын өзергә, Әфганстан конституциясен танырга, хакимияткә килү чарасы буларак, көч кулланудан ваз кичәргә тиеш. Шушы адымнар ясалса, сәяси чишелеш табылу ихтималы бик зур. Бу чишелеш әфганнарга 30 еллык сугыштан, ниһаять, котылу мөмкинлеге бирәчәк. Ләкин бу сәяси тырышлыкларга терәк буларак безнең хәрби тырышлыклар да дәвам итәргә тиеш. Ягъни Талибан да, башкалар да шуны аңларга тиеш: без аларны Әфганстан конституциясен ихтирам итеп, сөйләшүләр өстәле артына утыртканчыга кадәр басымны дәвам итәчәкбез.

– Аңлашыла ки, Әфганстан дигәндә, күз алдында Пакстан да тотыла. Хәзер Әфганстаннан гаскәр чыгарыла башлагач, игътибар Пакстанга күчәчәкме?

Барак Обама
– Минемчә, Пакстанга игътибар ике ел элек күчте инде. Әфганстан һәм Пакстанга берүк проблемга караган кебек карарга кирәк. Экстремистлар кулына күчкән, Әл-Каидә өчен сыену урынына әйләнгән чик буе төбәкләреннән Әфганстанга, Пакстанга һәм бар дөньяга һөҗүмнәр ясала. Шуңа күрә, без Пакстан белән хезмәттәшлекне көчәйтергә телибез. Әлбәттә, бу киеренкелек тудыра, ләкин гомумән алганда, Пакстан – күзләү мәгълүматлары туплауда, әһәмиятле хәдәфләрне юк итүдә безнең белән хезмәттәшлек итә. Пакстан террор һөҗүмнәреннән иң күп зыян күргән илләрнең берсе. Солых процессының бер өлеше булырга аның тулы хокукы бар дип уйлыйбыз. Белүемчә, шушы максатта президент Карзаи үзенең Исламабадка сәфәрләре вакытында Пакстан белән Әфганстан арасында, Кушма Штатлар катнашы белән махсус төркем төзергә килеште. Пакстан үз җирендәге террорчыл төркемнәр белән эш итү өчен җаваплы гына түгел, бу аның үзенең мәнфәгатендә дә.

– Ләкин, сер түгел, Кушма Штатлар белән Пакстан арасындагы мөнәсәбәтләр суынды. Исламабад белән Вашингтон арасындагы бозылган мөнәсәбәтләрне яхшырту салу өчен нәрсә эшләргә җыенасыз?

– Минемчә, вакыт узу белән бу мөнәсәбәтләр ихласланды гына. Нәтиҗәдә кайбер аермалыклар калкып чыкты. Әлбәттә, Осама бин Ладенның юк итү операциясе өстәмә киеренкелек тудырды. Ләкин мин Пакстанга, әгәр без бин Ладенны тапсак, аны юк итәчәкбез дип һәрвакыт әйтеп килдем. Әгәр Пакстан үзендәге экстремистлардан үзенең мөстәкыйльлегенә янау килүен аңлый икән, ни өчен әле без Кушма Штатлар, Пакстан һәм Әфганстанның иминлеге хакына бергәләп эшләмәскә тиеш.

– Кире Әфганстанга кайтсак, секретарь Гейтс соңгы атналарда Европа һәм НАТО илләренең Әфганстанга кагылган карарларын тәнкыйтьләп килде. Сез дә Европадагы беректәшләр күбрәк тырышырга тиеш дип санамыйсызмы? Алар тагын нәрсә эшли ала?

– Минемчә, Европадагы беректәшләр инде болай да күп эшли. Британия Әфганстанда күп хәрбиен югалтты. Французлар, итальяннар, Һолландиягә карагыз, алар күпме кешесен югалтты. Көнчыгыш һәм Үзәк Европа илләре хәрби көчләре өчен бу югалтулар бик зур. Аларның Әфганстандагы хәрби чарага керткән өлеше безне сокландыра. Хәзер Әфганстанда НАТОның роле артканда һәм барыбызның да хәрби бюджетларыбыз кысыла барганда мондый сораулар да арта. Минемчә, секретарь Гейтс күбрәк хәзерге чаралар түгел, ә киләчәктә дә Европа илләре НАТО белән Әфганстанда хезмәттәшлек итәрме, дигән сорауны куйды.

– Хәрби бюджетлар дидегез. Сугышны тәмамлау сәбәпләренең берсе – аның кыйбатка төшүе, дип аңлыйм. Бюджет кризисының АКШның тышкы сәясәтенә йогынтысы ни дәрәҗәдә?

– Дөресен генә әйткәндә, бу карар бюджетны кысу сәбәпле генә кабул ителмәде. Бу карар минем 18 ай элек игълан иткән стратегиянең бер өлеше. Мин американ халкына 18-24 ай эчендә Әфганстаннан гаскәрләр өйләренә кайта башлаячак, дип вәгъдә иттем. Мин бу вәгъдәмне үтәргә тиеш. Без Әфганстанда озын мөддәтле солых урнаштырырга телибез икән – без аларның авыллары һәм урамнарыннан чыгып китеп иминлек саклау эшен үзләренә тапшырырга тиешбез. Бу – стратегиянең иң мөһим өлеше. Әмма шиксез, дөрес ки, АКШ бу сугышка бик күп финанс чыгымнар тотты. Әфган сугышына гына түгел, Гыйрак сугышына да. Әмма американ халкы алдында да мин, безнең төп көчебез – ул безнең икътисади куәтебез һәм муллык, дип әйттем. Ул куәтебезне югалта алмыйбыз. Бу яхшы стратегия. Бу безнең дәүләт иминлегебез өчен кирәк. Шулай ук моның бюджетка да файдасы булачак.
XS
SM
MD
LG