Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия прапорщигы Серденко: яла ягарга мәҗбүр итәләр


Майор Игорь Матвеев
Майор Игорь Матвеев
Русия эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре прапорщигы Виктор Серденко хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итеп, үзен майор Игорь Матвеевка яла ягарга мәҗбүр итәргә тырышуларын белдерде.

Владивостокта үткән матбугат очрашуында Серденко командирларының янауларын, ә бу хәлгә карата тикшерү оешмаларының җинаять эше кузгатырга теләмәүләрен әйтте.

Прапорщик Мәскәүдә булып, Русия президенты каршында гражданлык җәмгыятен үстерү шурасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен дә белдерде.

Май аенда майор Матвеев видео мөрәҗәгатендә Ерак Көнчыгыштагы үзе хезмәт иткән хәрби бүлектә ришвәтчелек турында сөйләгән иде. Тикшерү нәтиҗәсеннән соң хәрби җитәкчелектәге сигез кеше җавапка тартылды, әмма Матвеев та вазифаларын арттыруда гаепләнеп, тикшерүгә дучар булды.
XS
SM
MD
LG