Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:46

Хорватиянең Европа Берлегенә керү сөйләшүләре июнь ахырына төгәлләнә


Европа Берлегенә кергән илләрнең башлыклары Брюссельдә үткән очрашуда Хорватиянең Европа Берлегенә керү сөйләшүләре июнь ае ахырына тәмамланырга тиеш дип килеште. Бу хәл 2013 елның июлендә Хорватияне Европа Берлегенә кергән 28нче ил итәчәк.

Франция һәм Европа Берлегенең тагын берничә иле Хорватия еврозонага кушылганга кадәр хокукый системаны үзгәртү йөкләмәсен ничек үтәгәнлеген тикшерергә чакырды.

Хорватия элекке Югославия караган дәүләтләр арасыннан Европа Берлегенә кергән икенче ил булачак. 2004 елда Европа Берлегенә Словения кушылган иде.

XS
SM
MD
LG