Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:45

16-17 июнь көннәрендә Казанда II “Милли тормыш һәм дин” дип исемләнгән Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы узды. Форумда Русиянең 55 төбәгеннән һәм кайбер чит илләрдән 843 дин әһеле һәм милли хәрәкәт активистлары катнашты. Әлеге форумга Себер ягы төбәкләреннән дә дин әһелләре һәм кайбер җәмәгать эшлеклеләре килгән иде.


Омски төбәге делегациясе Казанга “Улан Удэ-Мәскәү” поезды белән барды. Юлда барганда кайбер вагоннарда мөселманча киенгән юлчыларны очратырга була иде. Таныша, сөйләшә башлагач, аларның Казанга дини форумга барулары ачыкланды. Форсаттан файдаланып, алар үзара аралаштылар, үз төбәкләрендәге дини тормыш белән таныштырдылар.

Алтай краенда дини тормыш

Алтай крае Ислам үзәге рәисе Рөстәм әфәнде Идрисов сүзен крайларындагы татар оешмаларының эше белән таныштырудан башлады. “Безнең крайда татар милли мәдәни мохтарияте бар. Татар мәдәният үзәге дә уңышлы гына эшләп килә. Анда бергәләп кичәләр үткәрәбез, Муса Җәлилгә, Габдулла Тукайга багышланган кичәләр үткәрдек. 26 июньдә Барнаул шәһәрендә милли бәйрәмебез Сабантуй булачак. Аны татар оешмалары бергәләп оештыра,” ди Рөстәм әфәнде.

Рөстәм әфәнде үзе Барнаул шәһәрендә яши. “Барнаулда татарлар артык күп түгел, 2 мең тирәсе, әмма алар арасында мәчеткә йөрүчеләре бик аз,” ди.

Сүзгә Алтай крае Диния нәзарәте рәисе Фаим хәзрәт Әхмәтгалиев кушылды. “Даими йөрмәсәләр дә, татарлар барыбер мәчеткә киләләр. Ярдәм итәргә тырышалар. Биш тапкыр намазга йөрмәсәләр дә, бәйрәмнәрдә мәчеткә киләләр, бергә булырга тырышалар. Язган булса, үзен мөселман дип санаган кеше, мәчеткә килми, иманына кайтмый калмас”, ди Фаим хәзрәт.

Кемерово өлкәсендә дингә караш

Алтай краенда дини эшләр зур авырлыклар белән барса, Кемерово өлкәсендә бу юнәлештә шактый алга китеш бар икән.

Бу хакта Юрга районы имамы Шамил хәзрәт Галиев сөйләде:

“Безнең шәһәрдә 130 меңгә якын кеше яши. Мин белгәнчә, аларның 30-40 меңгә якыны татарлар.

Шамил хәзрәт Галиев
Безнең шәһәрдә өч мәчет эшли. Әле тагын бер мәчет сала башладылар. Дөрес, мәчеткә көндәлек йөрүчеләр аз булса да, дини бәйрәмнәргә халык күпләп килә. Җомга көннәрендә намазга күп килмиләр. Яшьләр эшли бит. Шуңа күрә күбрәк өлкәннәр йөри мәчетләргә. Араларында ураза тотучылар да бар. Яшьләр дә кызыксына башлады. Без берәүне дә мәҗбүр итмибез. Без аңлату эшләре генә алып барабыз,” ди Шамил хәзрәт.

Шамил хәзрәт өлкә җитәкчелеге ягыннан да ярдәм булуы турында сөйләде. “Безнең мәчеттә “Мөнирә” дип аталган газет чыга. Рус телендә. Безгә дәүләт ярдәм күрсәтә. Мәчет салырга булышалар. Халыктан сәдака акчасы килеп тора. Утка-суга, күмергә җитә. Аман Тулеевның ярдәме бик зур. Даими ярдәм итә, китаплар китертә, мәчет салырга булыша, башка төрле ярдәм күрсәтеп тора”, ди имам Шамил хәзрәт Галиев.

Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәре мөселманнарына шәһәр башлыгы ягыннан да ярдәм килә икән. Бу хакта Прокопьевск шәһәренең “Рамазан” мәчетенә йөреп, дини белемнәрен камилләштергән Миңнулла әфәнде Солтанов сөйләде.

Миңнулла әфәнде Солтанов
“Прокопьевск шәһәрендә туып үстем, озак еллар шахтада эшләдем. Пенсиягә чыккач, дин юлына бастым. Үзлектән догалар, дин йолалары өйрәндем.

Хәзер безнең Верхне Госта авылында мәчет салдылар. Әле ачылмаган. Мине анда имам итеп сайлап куйдылар. Алла бирсә, көз көне ачылырга тиеш. Ачылгач, имам булып эшли башларга ниятлим”, ди Прокопьевск шәһәренең булачак имамы Миңнулла әфәнде.

“Рамазан” мәчете төзелеше чыгымнарының берникадәр өлешен шәһәр хакимияте күтәргән. Аннан тыш, шәһәр башлыгы Валерий Анатольевич Гаранин инде берничә ел рәттән мөселманнарга җирле ял йортларына бушлай юлламалар бирә”, ди Миңнулла әфәнде.

Миңнулла әфәнде узган ел Самара районы Гали авылы Сабан туенда булган. Бәйрәмне ул видеосурәткә төшергән, кайткач мәчеткә йөрүчеләргә күрсәткән. “Менә хәзер дә картлар миннән дини форумны камерага төшереп, алып кайтып күрсәтүемне сорадылар,” ди ул.

Междуречье шәһәрендә мәчет юк

Фәрит хәзрәт Ибраһимов
Кемерово өлкәсенең Междуречье шәһәре мөселманнарының әлегә мәчетләре юк икән. Мөселманнарга дини йолалар үтәү өчен тугыз катлы бер йортның ике бүлмәле фатиры бирелгән.

“Мәчеткә йөрүчеләр артык күп түгел, асылда өлкән яшьтәгеләр. Дөрес, дини бәйрәмнәрдә кеше күп була, әлеге фатирга сыймыйлар. Инде без мәчет төзү өстендә эш башладык”, ди Междуречье имамы Фәрит хәзрәт Ибраһимов.

Омски өлкәсе вәкилләре фикерләре

“Милли тормыш һәм дин” форумы эше тәмамланганнан соң Омски өлкәсеннән килгән вәкилләрнең кайберләре белән очрашып, әңгәмә кору мөмкинлеге дә булды. Үз мәхәлләләренең эше белән таныштырудан тыш, алар форумга карата фикерләрен дә белдерделәр һәм күңелләрендә туган хисләр белән уртаклаштылар.

Омскиның Тевриз районы Таулы авылы имамы Руслан хәзрәт Вахитов форум эшеннән канәгать калган.

“Үземнең эшемне башкаларныкы белән чагыштыра алдым, кайбер яңалыклар да ачтым. Мин мәчеткә яшьләрне җәлеп итәргә тырышам. Дин дәресләрен алып барам. Өйрәнүчеләр арасында төрле бәйгеләр оештырам. Җиңүчеләргә тыйнак булса да бүләкләр бирәм, ата-аналарга рәхмәт хатлары язам. Татарстанда мондый эш күптән алып барыла икән. Бүләкләр дә минекедәй тыйнак түгел – ноутбук, видеокамера кебек кыйммәтле бүләкләр. Монда химаячылар хәллерәктер инде.

Руслан хәзрәт Вахитов
Балаларга бүләкне сәдака акчасына алам. Акча күбрәк җыелса, аларны күрше төбәкләрдә яки Татарстанда оештырылган ярышларга алып барам. Балалар андый сәяхәтләрне бик яраталар. Җиңүгә ирешсәләр, шатланалар, горурланалар. Кызлар хәзер яулыкта йөриләр, авылда да салмыйлар. Элек оялалар иде яулыкта йөрергә.

Хәзер балаларның әти-әниләре дә дин белән кызыксына башлады. Балаларыннан үрнәк алып, дога өйрәнә башладылар”, дип, шәкертләре өчен горурланып сөйләде Руслан хәзрәт.

Руслан хәзрәт Болгар җыенында катнаша алуына бик шатланган. “Минем өчен бик зур вакыйга булды бу. Күңелләрем шатлык белән тулды. Зур рухи байлык алып кайтып киләм. Материал байлык – бер көнлек, мондый рухи байлык – гомерлек. Зур рәхмәт, безгә шундый бәйрәм оештырган кешеләргә,” ди ул.

Омскидан килгән башка вәкилләр: Омски мөфтияте мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов, шәһәрнең “Хәир-Ихсан” мәчете имамы Закир хәзрәт Шәрипов, Киров төбәге имамы Хәсән хәзрәт Әхмәров, “Иман” мәчете мөгаллиме Әлфир әфәнде Әхәтов, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр Наил хаҗи Марьятов һәм Муса әфәнде Нигъмәтуллин, шәһәр милли мәдәни мохтарияте рәисе Тамир әфәнде Алимбаев, барсы да форумның эшенә уңай бәя бирде.

“Киләчәктә мөселманнарның бердәм булып, бер юнәлештә эш алып баруларына өметләнәбез. Әлегә уртак тел таба алмаган дин әһелләренең бер өстәл артында җыелулары, инде моңа ишарә ясый,” ди Муса әфәнде Нигъмәтуллин.

Наил хаҗи Марьятов: “Татарлар белән аралашу – җанны җылыта, рухны ныгыта,” ди. Башкалар кебек, ул да форумны оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерә. Мондый очрашуларның дәвамлы булуын тели.
Себер ягы делегациясе Болгар тыюлыгында

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG