Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Дәүләт думасына сайлауга үзгәреш тәкъдим итте


Русия президенты Дмитрий Медведев фиркаләрнең парламентка сайлану киртәсен 7%тан 5%ка калдыру турында канун өлгесен Дәүләт думасына тәкъдим итте.

Әлеге документ нигезендә, киртәне узучылар гомум шартларда депутат урыннарын бүлешә алачак. Әлегә 5%ны узып 7%ка җитмәүчеләргә иң күбендә ике мандат бирелә һәм алар фракцияләргә керә алмый иде.

Медведев яңалыкны 2016 елдан кертергә тәкъдим итә. Дәүләт думасына алдагы сайлау быелның декабрендә булачак һәм хәзерге кануннар нигезендә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG