Accessibility links

Башкортстан вәкиллеге федераль Сабантуйга әзерләнә


Узган ел Ижауда үткән федераль Сабантуйдан күренеш
Узган ел Ижауда үткән федераль Сабантуйдан күренеш

Екатеринбург шәһәрендә 2 июль көнне үтәчәк федераль Сабан туена Башкортстан вәкиллеге дә бара. 60тан артык кеше кергән төркемдә татар милли оешмалары әгъзалары, галимнәр, мөгаллимнәр, сәнгать осталары, спортчылар һәм башка һөнәр ияләре бар.


24 июнь көнне Уфада “Башкортстан татарлары” берлеге җитәкчеләре федераль Сабантуйга әзерлек барышын тикшергән киңәшмә үткәрде. Соңгы елларда аңа әзерлек хәстәрлекләрен, гадәттә, Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов үз өстенә ала. Быел да шулай булды. Әле Уфада узган киңәшмәдә дә Екатеринбургтагы Сабантуйга әзерлеккә бәйле чаралар хакында төп мәгълүматларны ул бирде.

“Гомумән алганда, әлеге матур сәфәргә әзерлек тәмамланып килә. Кайбер финанс мәсьәләләр хәл ителеп беткән очракта, сәфәрчеләр федераль Сабантуйга барып кайтуда бернинди кыенлыклар да күрмәячәк, барысы да “майлаган” кебек барачак.

Һәр елны Башкортстаннан барган милләттәшләр федераль Сабантуйда тамашачы булып кына катнашмый, ә анда милли сәнгать өлгеләрен дә күрсәтә, төрле авырлыктагы көрәшчеләр дә бара. “Быел да Башкортстан вәкиллеге чыгышлары бәйрәмгә матур бизәкләр өстәячәк”, ди Алик Локманов.

Аның әйтүенчә, Башкортстан татарлары белән бергә бу юлы башкорт кардәшләр дә бара. Якташлар юлга 1 июль көннең иртәсендә үк кузгала һәм ул көнне, башка кунаклар белән бергә, аларны Свердловск өлкәсе губернаторы тантаналы кабул итә.

Зур һәм заманча автобусларда бару әлеге эссе һавада кыенлыклар тудырмаячак, дип белдерә сәфәрне оештыручылар. Башкортстан вәкиллеге әгъзалары федераль Сабантуйда төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләр белән ихлас аралашачак һәм сәнгать осталары белән берлектә чыгыш ясаячак. Көрәшчеләр исә бил алышып, җиңүгә өмет итә.

Шул ук вакытта Башкортстаннан башка бер вәкиллек 25 июньдә Санкт-Петербург янында үтәчәк Сабантуйга юллана. Әлеге рәсми вәкиллеккә Башкортстан президенты хакимияте башлыгы урынбасары Марат Мәрданов җитәкчелек итә. Вәкиллектә кайбер шәһәрләр һәм районнар башлыклары, сәнгать осталары, башкорт милли оешмалары әгъзалары да бар.

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Сабан туе 26 июнь көнне үтәчәк. Ә Башкортстан вәкиллеге юлга бер көн алдан кузгала.
XS
SM
MD
LG