Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:07

24 июнь көнне Казанның Мәрҗани мәчетендә мөселман агросәнәгать комплексы проектын тормышка ашыру хакында түгәрәк өстәл утырышы узды.


Бу очрашуны “Җәмгыять. Ислам. Сәясәт” стратегик тикшеренүләр үзәге директоры Айрат Җәүдәт улы Хәкимов оештырды. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Иран республикасының генераль консулы Рәсүл Б.Шәян, Әләзән авылы кунаклары – Равил Бахтеев, Хәлиф хәзрәт; шулай ук Вәлиулла хәзрәт Якупов, язучы Гәрәй Рәхим дә катнашты.

Әләзән үрнәге

Айрат Хәкимов Пенза өлкәсендә урнашкан Ауропадагы иң зур Урта Әләзән авылын мисал итеп китерде. Әләзән авылында 9 мәчет (10нчысы әле төзелә) һәм мәдрәсә бар. Анда шулай ук шәхси кибетләр, икмәк пешерү заводы, казылык эшләү цехлары һәм башкасы да бик күп.

Кибетләрдә спиртлы эчемлекләр сатылмый, мәчетләргә һәркөнне бик күп кеше йөри. Совет хакимияте мәчетләрне җимергәндә, бу авыл халкы мәчетләрен тар-мар итәргә рөхсәт бирмәгән, халык бервакытта да исламнан аерылмаган.

Айрат Хәкимов сүзләренчә, Татарстанда Урта Әләзән кебек авыл бар, дип мактанып булмый. Ә бит Татарстанда мөселман агросәнәгать комплексы төзү – утопия түгел, ә реаль тормышка ашырырдай проект.

"Мөселман агросәнәгать комплексы Казаннан 80 км радиуста урнашырга тиеш: туристларга анда барып кайту җиңел булсын өчен. Биредә татарларның яшәү рәвеше, кануннары, гореф-гадәтләрен саклап калу күз алдында тотыла", ди Айрат Хәкимов.

"Җәмгыять. Ислам. Сәясәт" стратегик тикшеренүләр үзәге директоры Айрат Хәкимов
"Мөселман кануннарына күрә, спиртлы эчемлекләр һәм башка исерткеч матдәләр куллану тыела. Шуңа күрә, бу комплекста мөселман гаиләләре яшәсә, анда аракы эчү, урлашу кебек әйберләр булмаячак.

Шулай ук, монда хәләл продукция эшләп чыгару да уйланылган. Бу авылда Коръән, сөннәт нигезендә дәвалаган шәхси шифаханә дә ачарга кирәк", дип белдерде Айрат Хәкимов. Мөселман агросәнәгать комплексын “Идел” дип атарга тәкъдим итәләр.

"Халыктан качмаска!"

Вәлиулла хәзрәт Якупов, бу фикерне тормышка ашыруда бернинди киеренкелек юк, диде: бу бары коммерция проекты.

"Әләзән эксклюзив түгел, безнең республикада да халык үз теләге белән спиртлы эчемлекләрдән баш тарткан авыллар бар. Һәм шуны истә тотарга кирәк: мөселман халкы арасында да җинаять эшләре башкарылганы бар бит. Мөселман булу гомерлеккә дигән сүз юк.

Кайдадыр халыктан качып, күчеп яшәү – бу мөселманча түгел. Без халыктан качарга тиеш түгелбез, халыкта, халык белән эшләргә кирәк", диде ул.

"Әхлак эшләргә рухландырыр"

Татар язучысы Гәрәй Рәхим фикеренчә, бу проект татар авылына яңа сулыш өрәчәк:

“Бүгенге авыл хәлен белергә кирәк. Дөресен генә әйткәндә, авыллар хәле мөшкел. Җирләр, күчемсез милек халыктан тартып алынды, сатылып бетте. Җирне юридик яктан пайларга бүлеп калдырган булдылар, ләкин аны шулкадәр хәйләкәр эшләделәр: пайны алган кеше аны эшкәртеп, нинди дә булса авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә алмаслык итеп. Җир аныкы шикелле, ләкин шул ук вакытта аныкы да түгел.

Бизнесменнар бу җирләрне сатып яисә арендага алды. Аренда өчен түләүләр шулкадәр түбән.

Талауның икенче бер төре – хезмәтне талау, шул исәптән эшләгән эшкә тиешле акчаларын түләмәү, ә икенче яктан (мин аны шулай ук талау дип саныйм), бизнесмен юл, мәктәп, почта, медпункт салмый, авылны карамый.

Татар язучысы Гәрәй Рәхим
Әлегә бу проектның финанс, икътисади нигезе юк, географик яктан да әле уйланылып бетмәгән. Тулаем барысын да язып, бизнес-план төзергә кирәк! Ул үзе үк бик катлаулы әйбер. Бу әйберләр эшләнер, дип уйлыйм мин.

Бу комплексны тормышка ашыру бигрәк тә татарлар өчен бик файдалы булачак. Беренчедән, татар кешесе гомер буе авылда яшәгән, туган җирләрен яхшырту турында хыялланган. Бу проект шушы хыялны яңадан тормышка ашыруга юл ача.

Икенчедән, бу комплекс мөселман булу ягыннан бик файдалы булачак. Ислам диненең иң көчле идеологик коралы – халыкта югары әхлак тәрбияләү. Ә бүгенге көндә әхлакны тәрбияләү дигән әйбер бетеп бара. Ислам диненең иң бөек һәм көчле тәрбияләү юлы шушы эшне эшләргә рухландырачак, дип уйлыйм мин”.

Түгәрәк өстәл барышында кунаклар үз фикерләрен уртаклашты. Мөселман агросәнәгать комплексын тормышка ашыру эшен Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә резолюция язудан башларга кирәк, дигән фикер яңгырады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG